Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Волгоград Сабантуйга җыйды

$
0
0
14.06.2014 Бәйрәм
V Бөтенроссия авыл Сабан туена делегат булып барасымны белгәч, шатлыктан башым күккә тиде. Чөнки Волгоградка бару минем күптәнге хыялым иде. 21 майда Чайковский шәһәре “Дуслык” милли оешмасының “Сәйлән” төркеме җитәкчесе Гөлфия Муллагалиева белән Волгоградка бару өчен Пермьгә юл тоттык. Без - Пермь ягыннан - 6, Барда районыннан 7 кеше 23 май көнне Герой шәһәр - Волгоградка килеп төштек.

Поезддан төшеп җиргә басу белән, шулкадәр дулкынландым. Биредә сугыш вакытында булган коточкыч хәлләрне кинолардан күреп, китаплардан укып та, икенче группа сугыш ветераны, бүгенге көндә 94 яшьтә булган әтием сөйләве буенча да белә идем. Ул нәкъ шушы якларда сугышкан, яралануы, нинди газаплар чигүләре турында сөйләгәннәре вокзалга аяк басу белән берәм-берәм исемә төшеп, күзләремә кайнар яшь тулды. Волгоград җирен азат итүдә күпме газиз башлар ятып калган бит!

Безне вокзалда каршы алдылар. Виталий исемле егет кунакханәгә бару юлында безне шәһәр белән таныштырды. Җиңел машиналарга утыртып, ”Южный” дигән бик бай җиһазландырылган кунакханәгә урнаштырдылар.

Икенче көнне иртәнге аштан соң, милли киемнәребезне киеп, Волгоград өлкәсе Светлоярский районы Кече Чапурники поселогы янында узачак 5нче Бөтенроссия авыл Сабан туена юнәлдек. Ул Волгоградтан 40 чакрым ераклыкта урнашкан иде. Зур далада әкият шәһәре төзелгән диярсең. Матур итеп бизәлгән капка алдында күз явын алырдай милли киемнәрдән гармуннар уйнап, җырлап чәк-чәк белән каршы алдылар безне.

Бәйрәмгә 15 меңләп халык җыелган, Россиянең төрле почмакларыннан килгән төрле милләт вәкилләре дә катнаштылар. Алар үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен югары дәрәҗәдә оста итеп күрсәттеләр. Бу милләтләрнең үзара дуслык бәйрәме дә иде.

Сабантуйны Волгоград өлкә­сенең губернатор вазифасын вакытлыча башкаручы Ан­дрей Бочаров ачып җибәрде. Ул: “Волгоградлылар - кунакчыл, киң күңелле халык, бездә 122 милләт кулга-кул тотышып, дус-тату гомер итәләр, киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам”, - диде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны барлык милләт вәкилләренең бергә җыелып бәйрәм итә алуларына сөенеп бетә алмыйм”, - диде.

Бәйрәмгә Татарстаннан танылган артистларыбыз: Зөһ­рә Сәхәбиева, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Резедә Шәрәфиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловлар һәм башка бик күп җырчылар килеп, үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Җирле үзешчән сәнгать төркемнәре дә калышмады: халкыбызның шаян да, моңлы да җырларын, төрле милләт биюләрен башкардылар, мәйдан бәйрәм рухы белән гөрләп торды.

Сабантуйның күрке булган көрәш, ат чабышы, төрледән-төрле милли уеннар күңелемә хуш килде. Норлат районыннан килгән якташларыбыз да көне буе җыр-бию, шаян сүзләр белән халыкның күңелен ачтылар. Без үзебез дә буш кул белән бармадык: Гөлфия Муллагалиева башкаруындагы җырлар милләттәшләребез күңеленә хуш килде.

Икенче көнне безне изге Мамай Курган, Манзара, Мәңгелек ут янына сәяхәткә алып бардылар. Мондагы кичерешләрне язып аңлату гына мөмкин түгел. Һәр адым җир өчен көрәштә һәлак булган газизләрне, гөрләвекләр булып Бөек Иделгә аккан канны күз алдына китерү бик авыр. “Йә, Раббым, мондый хәсрәтләрне, сугыш михнәтләрен башка күрергә язмасын, кешеләргә миһербан бир, илләребез тыныч булсын”, - дип теләдем. Ә Сабантуйдан алган тәэсирләр бик озак күңелемне җылытып, иҗатка дәртләндереп торачак әле.

Чайковский шәһәре. 


Кәүсәрия НУРУЛЛИНА

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>