Яшь парлар гаилә кору, өйләнешү өчен яз, җәй айларын көтеп ала. Агымдагы ел шулай ук чыгарма түгел. Җәйнең кайбер көннәрендә ЗАГСта гаилә теркәү өчен вакыт табуы да авыр, хәтта.
Туй – кеше тормышындагы иң әһәмиятле чараларның берсе. Кагыйдә буларак, яшьләр бу бәйрәмгә ныклап әзерләнә, мәҗлеснең югары дәрәҗәдә узуын тәэмин итәргә тырыша.
Өйләнешер өчен ЗАГСта урын юк?
Татарстанның Гражданлык актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның беренче дүрт аенда гына да гаилә корырга теләп барлыгы 8 меңгә якын пар гариза биргән. Бу - узган ел белән чагыштырганда 1,7 процентка кимрәк.
Шулай булуга да карамастан, җәен гаилә корырга уйлаган яшьләр арасында ЗАГСта узачак тантанага үзләре өчен уңайлы вакыт сайлый алмый интегүчеләр дә булган икән. Беренче чиратта, бу - өйләнешергә теләүче парларның күп булуы белән бәйле.
- Без гаиләне теркәү өчен вакытны интернет аша сайладык, дәүләт салымын да шул рәвешле түләдек. Бу эшне март аенда ук башкарсак та, урыннар инде калмаган иде диярлек. Алабуганың ЗАГС бүлегендә никахларны 20 минут саен теркәүләрен исәпкә алсак, бер көндә ничә парның язылышуы шаккаттыра, - дип сөйләде безгә Илмира Гамирова.
Өйләнешүчеләрнең ни дәрәҗәдә күп булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Казанда атна саен якынча 100гә якын пар язылыша икән.
“Күчмә ЗАГС” лар рөхсәт ителәчәк
Моннан берничә ел элек яшь парлар арасында күчмә ЗАГСлар популяр иде. Идарәчелек вәкилләре парларны алар теләгән урында теркәп акча эшләде. Тик узган ел Татарстан ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышларының берсендә Россия юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева бу гамәлне кискен тәнкыйтьләп чыкты. ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Хафизов исә халыкны ЗАГС хезмәткәрләренең әлеге хокук бозулары турында хәбәр итәргә чакырды. Нәтиҗәдә, республикада гаилә теркәүнең әлеге ысулларын булдырмау максатыннан шактый зур эшчәнлек башланып китте.
- Хәзер Татарстандагы ЗАГС бүлекләренә күчмә теркәүләр уздыру тыела. Әгәр дә идарәчелекләрдә андый очраклар ачыкланса, бүлек җитәкчесе шунда ук эшеннән азат ителәчәк. Яшь парлар гаиләләрен күчмә ЗАГСта теркәргә тели икән, махсус туй уздыру оешмаларына мөрәҗәгать итсеннәр. Алар бу тантананың сценариен да язып бирәчәк. Ләкин яшьләргә балдаклар алышу, рәсми теркәлү өчен барыбер ЗАГС идарәсенә килергә туры киләчәк, - дип сөйләде безгә Борис Хафизов.
Хәер, тиздән бу кагыйдәне бетерергә дә мөмкиннәр. Шушы көннәрдә Россиянең Дәүләт Думасына күчмә теркәүләрне рөхсәт итә торган закон проекты кертелгән. Аның буенча парларга гаиләләрен кайда телиләр, шунда теркәү мөмкинлеге бирелә. Әгәр дә бу документны кабул итә калсалар, күчмә теркәүләр уздыру рөхсәт ителә торган урыннарны Россиянең һәр төбәге үзе билгеләячәк.
Тик шунысы бар – әлеге хыялларын тормышка ашыру өчен кияү белән кәләшкә билгеле бер күләмдә акча да түләргә туры киләчәк. Әлеге сумманың күләме исә гаилә теркәү урыны, вакыты һәм ысулына карап үзгәрәчәк.
Туй күлмәгенең арзаны да яхшы
Еллар барган саен туй уздыру ысуллары да үзгәрә. Мәсәлән, моннан берничә ел элек әлеге мәҗлесне күпсанлы кунаклар катнашында үткәрү популяр булса, хәзер исә туйга иң якын кешеләрне генә чакырырга тырышалар икән.
- Безгә бик күп туйларда булырга туры килә. Хәзер зурлап туй уздырулар чоры артта калды кебек. Яшьләр бу көнне элеккеге кебек кунаклар өчен генә түгел, ә үзләре өчен дә кызыклы итеп үткәрергә тырыша. Кунаклар саны 30дан артмый диярлек, - дип сөйләде безгә туйлар оештыру агентлыгы җитәкчесе Лилия Сабирова.
Халык ел саен туй күлмәкләренә бәя арта бара, дип саный. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Мәсәлән, Казанда туй күлмәгенең уртача бәясе – 30 мең сум. Теләге булганнар 15-20 меңгә дә матур күлмәк таба ала. Кесәсе калынраклар өчен исә 60-70 меңлек күлмәкләр дә бихисап.
- Мин туй күлмәген бик озак эзләдем. Яшь кәләшләргә шуны әйтәсем килә – кыйммәтле күлмәк матур һәм сыйфатлы дип уйламагыз. Мәсәлән, мин туй күлмәген 60 мең сум тирәсендә алырмын дип планлаштырган идем. Тик бу бәягә матур күлмәк тапмадым. Нәтиҗәдә, ошатып алган туй күлмәгемнең бәясе 24 мең сум гына булды, - дип сөйләде безгә күптән түгел генә кияүгә чыккан Зилә Саматова.
Тамада һәм фотографлар бәя күтәрә
Ә менә яхшы тамадаларга бәя исә шактый арткан. Алар туй уздыру өчен якынча 40-50 мең сум акча сорый. Араларында туйны 30 мең сумга үткәрергә ризалашучылар да бар-барын. Ләкин алары да, кагыйдә буларак, башка төрле өстәмә хезмәтләр “ярдәмендә” бәяне күтәрә.
Быел фотограф һәм видеооператорлар да бәяне шактый арттырган. Яхшы фотографлар арасында сәгатенә 3500 сум (!) сораучылар булган кебек, видео төшерүчеләр арасында хезмәтләрен 60 мең сумга (!) тәкъдим итүчеләр дә очрый.
Туй оештыру агентлыклары исә әлеге күркәм бәйрәмгә әзерлек эшләрен якынча дүрт ай алдан башларга киңәш итә. Югыйсә, тамада, фотограф һәм видеога төшерүчене таба алмый интегәчәксез, ди алар. Чакырулар әзерләү, ресторан сайлау эшен дә шулай алдан ук башлап җибәрергә кирәк. Мондый очракта туй мәҗлесегез матур, оешкан, борчу-мәшәкатьсез узачак, дип ышандыра белгечләр.
Рәмзия ЗАКИРОВА
в„– | 14.06.2014