Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Абитуриентлар техникумнарны сайлый

$
0
0
17.06.2014 Мәгариф
Быел мәктәп тәмамлаучы россиялеләрнең күбесе югары уку йортына керергә хыяллана. Хәер, соңгы елда көллият һәм техникумнарга өстенлек бирүче абитуриентлар саны да арткан.

Әлеге сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Анда 1 меңнән артык икътисади яктан актив россияле катнашкан. Аларның һәрберсенең баласы быел мәктәп тәмамлый.

Әйтергә кирәк, абитуриентларның 55 проценты югары уку йортында белем алырга ниятли. Ә мәктәп тәмамлаучыларның һәр бишенчесе (21 процент) көллият һәм техникумнарны сайлаячак. Йөз чыгарылыш сыйныф укучысының һәр беренчесе исә укуын дәвам иттермичә, эшләргә планлаштыра.

Бактың исә, соңгы елларда мәктәп тәмамлаучылар арасында техникумнарга өстенлек бирүчеләр саны шактый арткан икән. Быел андыйлар саны, 2010 ел белән чагыштырганда - өч тапкырга, ә 2011 елга караганда - ике тапкырга күбрәк. Күпләр урта һөнәри белем алганнан соң вузга барырга җыенулары хакында да белдергән.

Ә менә югары уку йортын сайлаучылар исә елдан-ел кими. Мәсәлән, 4 ел элек абитуриенларның 80 проценты вузны сайласа, хәзер бу сан якынча 30 процентка кимрәк.

Абитруентлар арасындагы иң популяр һөнәр – табиб профессиясе. Сораштырылучыларның 16 проценты шушы һөнәрне сайларга уйлый. Икенче урында исә – программист һәм IT-белгечләр. Һәр тугызынчы укучы шушы профессиягә өстенлек бирүе турында әйткән. 




в„– | 14.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>