Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Балалар бакчасында тәрбияче: Татарга тылмач кирәк икән шул #6581

$
0
0
08.09.2012 Милләт
Балалар бакчасында мин инде 30 ел тирәсе эшлим. Шушы еллар эчендә төрле яшьтәге сабыйларга тәрбия бирергә туры килде. Кулларым аша гына түгел, йөрәгем аша узган һәр баланы хәтерлим. Исемнәре дә, фамилияләре дә, холык-фигыльләре дә исемдә.

90 елларда милли хәрәкәтләргә юл куелгач, миңа татар группасын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Мин ул тәкъдимне бик сөенеп кабул иттем һәм бөтен тырышлыгымны куеп эшли башладым. Туган телебезнең, гореф-гадәт-ләребезнең, әкият-мәкальләребезнең һәм башкаларның ямен-тәмен түкми-чәчми балаларга җиткерәсем килде. Шуннан бирле менә шул юнәлештә иҗат итәм дә инде.

 Татарстан күп милләтле республика, шуңа күрә безнең бакчабызга һәм, татар группасы булса да, минем группама да, төрле милләт балалары йөри. Алар белән татар телендә дә, рус телендә дә аралашабыз һәм берьюлы ике телгә дә өйрәтергә тырышабыз. Дәресләр-занятиеләр дә шулай ук уза. Бу бик дөрес адым: кечкенә вакытта аң-фикергә кереп калган нәрсәләр озак онытылмыйлар.

 Галимнәр исәпләп чыгаруы буенча 100 елдан соң дөньяда өч тел өстенлек итәчәк: инглиз, испан һәм кытай телләре. Калган телләр кухня теле булып калачак. Шушы моңсу, өметсез нәтиҗәне һәм тормыштагы күренешләрне истә тотып, бакчабызда балалар белән бик күп төрле кызыклы, файдалы чаралар уздырырга тырышабыз. Алар катнашында татар телендә спектакльләр куябыз, җырлар җырлыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз. Ана телендә сөйләшә-сөйләшә кул эшләренә өйрәнәбез, уеннар уйныйбыз. Яшь буынны татар телен яраттырыр өчен ни генә уйлап чыгармыйбыз?!

 Әмма әти-әниләр арасында безнең чын мәгънәсендә фидакарь эшебезне санга сукмаучылар, кирәк дип тапмаучылар бар. Шунысы әрнетә: башка милләт вәкилләре түгел, үзебезнең татарлар каршы килә. Янәсе, рус теленә, чит телләргә өйрәтү файдалырак. Югары уку йортларына имтиханнарны рус телендә бирәләр. Ә тормышта яхшырак урнашу өчен чит телләр кирәк. Бик күңелсез хәл бу, авыр хәл. Меңъеллык тарихы булган телебездән үзебез баш тарткач, безне нинди киләчәк көтә соң? “Чыктым аркылы күпер”ләр белән болай да дөнья тулган ич инде!

 Җир шарының күп илләрендә зур уку йортларында безнең белгечләребез татар телен укыталар. Татар булмаганнарга кирәк бу тел, үзебезгә – юк...

Туган телен яхшы белеп, туган телендә иҗат итеп зур уңышларга ирешкән язучыларыбыз, шагыйрьләребез, галимнәребез күз алдында бит, югыйсә. Олы исемнәргә, шул исәптә дөнья күләмендә тапшырыла торган Ганс Христиан Андерсен премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинны гына алыйк. Аның бит татарча сөйләвен тыңлап туймаслык. Максатчан, кызыксынучан бала икән, үз теле комачау итә аламы инде аңа?

Мин авылда үстем. Без укыганда, бөтен предметлар (рус теленнән һәм әдәбиятыннан гайре, әлбәттә) татар телендә керә иде. Тырышып, “4” һәм “5”кә барганнарыбыз беребез дә югалып калмадык. Уку йортларына да кердек, русчаны да өйрәндек, чит телләрне дә үзләштердек. Ник бүгенге әти-әниләр балаларын ана теленнән мәхрүм итә? Аңламыйм.

Халкыбызның иҗат җәүһәре булып торган борынгы мәкаль искә төшә: “Татарга тылмач кирәкми”. Әби-бабаларыбыз горурланып шулай дигән. Ә без бүген авыз тутырып алай дип әйтә алмыйбыз. Ни аяныч – татарга үз телен аңлатырга кирәк ул тылмач. 


Клара Нурулла кызы АЛТЫНТАШ

№36 | 07.09.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>