Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ислам Әхмәтҗанов "Идел" журналы тышлыгын күргәч ниләр кичергән?

$
0
0
25.06.2014 Матбугат
Безнең халыкта “Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән мәкаль бар. “Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар” дип тә өсти әле зирәк татар халкы. Яңа чыккан газета-журналларны, китапларны кулга алгач та, телисеңме-теләмисеңме, күз карашы иң әүвәл аның тышлыгының бизәлешенә төшә. Әлбәттә, вакытлы матбугат, әдәбият сөючеләр өчен иң мөһиме – эчтәлегенең кызыклы булуы. Әмма зәвыклы укучы эчтәлектән тыш, һәрвакыт сыйфатлы бизәлешкә – тышкы матурлыкка да игътибар бирә.

“Идел” журналының июнь  санын кулга алгач, мин, гадәттәгечә,  үзалдыма: “Яшьләр бу юлы нинди теманы үзәккә чыгардылар һәм аны беренче тышлыкта ни дәрәҗәдә күрсәтә, ача алдылар икән?” – дигән сорау куйдым. Яңа баш төрткән үләннәр тирә-юньне  яшеллеккә төргән  һәм  уртада әле таҗлары да ачылмаган чәчәк. Гүзәллек, матурлык, яшьлек һәм сафлык... Мин бу тышлыктан шактый вакыт карашымны аера алмадым.  Ниндидер бер җылылык, күпмәгънәле серлелек бөркелә аннан.  Әлбәттә, чәчәкнең ялгыз булуы  шик-шөбһәгә сала һәм әлеге санның үзәк темасы  барыбыз өчен дә кадерле, газиз булган балачак иле икәнлегенә төшендем.  Әйе, җаваплы да, бүгенге көндә  бик мөһим дә  мәсьәләләр күтәрелгән июнь аенда. Инвалид балаларны атта йөртеп  дәвалау, сабыйлар авызыннан чыккан кызыклы җөмләләр, авыру балаларны үз канаты астына җыйган интернат-мәктәп турындагы язма, җәйге лагерьлар – һәммәсе дә урынлы, укучылар күңеленә хуш килерлек.

Әдәби өлешкә килгәндә, нык куандырганы шул: соңгы берничә санда прозада мәктәптә укучы өлкән сыйныф балаларының иҗат җимешләре күренә башлады. Тагын да сөендергәне – яшьләр журналы аларга урынны ташлама ясап бирми, әлеге авторларның әсәрләре “Идел” битләрендә  лаеклы рәвештә дөнья күрә. Бу юлы журнал Актанышның нәүбәттәге яшь таланты – Зөлфия Хәертдинова исемле кызның “Атаман” хикәясе белән ачылып китә. Әлеге хикәя миндә бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Беренчедән, әсәрнең теле  Актаныш якларына хас булганча, бай, матур.   Икенчедән, автор балалар психологиясен шулкадәр яхшы ачкан, аларның сөйләмнәре тормыштагыча, чынбарлыктагыча. Өченчедән, анда эчке юмор бар. Дүртенчедән, бик мәгънәле – тәрбияви.  Атаманның – Наилә исемле кызчыкның Ләйлә тормышына яктылык булып килеп керүе – безнең тормышта да җитешсезлекләреннән, авыруларыннан кимсенгән балаларга аларның ялгыз түгеллеге, һәрвакыт тирә-юньдә таянырдай дус-ишләр барлыгы, гомумән, кешеләрнең яхшы күңелле, ярдәмчел булулары турында сөйли.

Мин әлеге хикәяне июнь санында иң уңышлы әсәрләрнең берсе  дип бәяләр идем.  “Идел”нең  алдагы саннарында да әнә шундый яшь талантларга урын  кызганмыйча бирелсен иде. Журнал тышындагы  таҗлары ачылып килгән чәчәк – алар әнә шул яшь талантларыбыз инде. Безнең максат – аларга ачылырга, тирә-якка нур таратырлык дәрәҗәгә җитәргә ярдәм итү.

Ислам Әхмәтҗанов,
“Идел”  журналының Идарә әгъзасы
 


---

--- | 25.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>