26.06.2014 Мәдәният
Бүген 16 00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелачак "Алтын Урда" балетын Европаның «Mezzo» телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк. live форматындагы трансляцияне Казаннан француз компаниясе «Telmondis» эшли. Ул дөньяда театр һәм концертлар күрсәтү буенча иң зур компания.
Былтыр июльдә «Mezzo» телеканалы «Шаляпин. Нуриев. Казань» фестивале гала-концертын күрсәткән иде. "Алтын Урда" балетына либреттоны Ренат Харис, ә музыканы Резеда Ахиярова язды. Балетта Алтын Урда дәүләтенең соңгы еллары сурәтләнә. Премьера 2013 елның сентябрендә булды.
---
--- | 26.06.2014