Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

«Курай» радиосы хуҗасы: 1996 елдан бирле табышсыз эшлибез

$
0
0
27.06.2014 Матбугат
“БИМ-радио” һәм “Курай” радиосы хуҗасы Вячеслав Долгополов “Бизнес-Онлайн”га зур интервью биргән. Анда ул ни өчен татар телле радио ачканын аңлата һәм “Курай”ның бүгенге хәле турында сөйли.

“Мин интернациональ гаиләдә үстем, миндә татар каны бар. Әмма эш анда түгел, 1996 елда татар телле радио ачар өчен җирлек буш иде. Һәм без ачтык та,” – ди Долгополов.

“Курай”ның төп кимчелеге шунда, ул УКВ дулкыннарында калды. Радионың хуҗасы FM-га чыгу өчен Татарстан хакимиятенән ярдәм сорый. 

Заманында “Курай” бик популяр иде. Ди-джейларның эфирдан тамаклары ачканын әйтүләре була – әбиләр ашарга китерә иде, дип искә ала Долгополов. Радионың редакциясе күп еллар Соцгородтагы КАИ бинасында утырган. Анда вахта булу сәбәпле, ди-джейлар төнгә калып куна торган булганнар. Кайберләре өрәк тә күргән дип сөйлиләр.

Радионың хуҗасы финанс хәлләрен дә яшерми. “Курай”ны эшләтеп җибәрү заманында 30 мең долларга төшкән. Радио элек шактый табыш китерә иде. Хәзерге табышлар чыгымнарны капларга гына җитә икән. “Гомумән, “Курай” ачылганнан алып бүгенгә кадәр исәпләп карасаң, проектның табышы ноль дәрәҗәсендә, - ди Долгополов, - FMга чыккан булсак, әлбәттә, болай булмас иде. Иң зур теләгем – “Курай”ны FM-дулкыннарга чыгару”.

Радио хуҗасы бу мәсьәлә белән заманында Минтимер Шәймиевкә дә чыгып караган. Президент идеяне хуплаган. Әмма министрлыкта каршылык күрсәткәннәр. 
 


---

--- | 27.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670