Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

"Дембельләр"

$
0
0
29.06.2014 Юмор
Күзәткәнегез бар микән, татар җырчысы эреләнгән саен аның үз-үзен тотышы, йөреше, рус әйтмешли, походкасы үзгәрә. Сәхнә артында гына түгел, сәхнәдә дә. Аяк-куллар, күкрәк-иңнәр шулхәтле горур хәрәкәтләнә башлый ки, шаккатасың. Ә борын! Аның сәхнә идәне яссылыгына карата булган градусын үлчәр өчен линейка да, уровень да кирәкми. “На глаз” бер күз ташлау да җитә - йолдыз!

Гадәттә, бу хатын-кыз җырчыларга кагылмый. Алар сәхнәдә матур һәм тыйнак. Йолдызлы походка күбрәк ир-ат җырчыларга хас. Менә йолдыз як-якка чайкалып сәхнә кырыена килә. Әйтерсең, авыл клубына армиядән кайткан дембель чыгып бара. Җырчының походкасын башта алдан күзәтәсең, кем әйтмешли, анфас. Аннары кәттә генә янга борыла ул – профиль. Һәм арт шәрифләрен күрсәтеп баянчысы янына китеп бара. “Дембель йөреше” бөтен җыр дәвамында саклана.

Татарда берәүләр исәпләвенчә 400дән артык, икенчеләр санавы буенча 700дән артык җырчы бар. Әмма походканың йолдызлылык коэффициенты бу рейтингка бәйле түгел. Кайберәүләр зур эстрадага беренче адымнарын диск чыгарып яки сольник белән башлый. Ә кайберәүләр дембель походкасы белән. 90нчы елларны пейджер алып җибәргән көнне татарча видеоклиплар ясаучы Илдар Муллин “синең, хәтта, походкаң үзгәрде” дип көлгән иде миннән. Сәхнәдәге күп кенә татар җырчылары бүген 90нчы елларда пейджер алган яшүсмер малайны хәтерләтә.

Хәер, сәхнә - тормышыбызның көзгесе. “Дембель синдромы” эстрадада гына түгел, көндәлек тормышта да күзәтелә. Бигрәк тә район җирендә. Теге яки бу егетнең үз-үзен тотышы, походкасы аның кайда кем булып эшләвен максималь дәрәҗәдә аңлатып бирергә мөмкин. Фәлән разрядтан төгән разрядка күчкән көнне үк аяк-кул йөрешләрендә фәлән миллиметрга үзгәрешләр сизелергә мөмкин. Ә инде 1-2 кеше өстенә җитәкче итеп тә куйсалар, миллиметрларның сантиметрга әйләнүен көт тә тор. Жестикуляция, кул бутау, ымнар ниндидер мәгълүматка ишарә ясаса, “походка” бу мәгълүматны бөтен нечкәлекләре белән ачып сала. Менә шулай. Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә, ди халык.

Яздым да куркып куйдым. Бәлки, минем походканы да берәрсе читтән күзәтеп торадыр?


Данил СӘФӘРОВ

--- | 26.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>