Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Кагылмаска иде челтәргә

$
0
0
30.06.2014 Җәмгыять
Без яхшы нигезгә килен булып төштек. Иремнең абыйсы алдарак өйләнгән иде. Алар Аксубайда яшиләр, атна саен диярлек авылга кайтып йөриләр. Без төп йортта ике ел яшәгәннән соң, үзебез өй салып чыктык.

Кайнанам берүзе яшәп калды. Аллага шөкер, бергә торганда шылт иткән тавыш та чыкмады, тату яшәдек. Ул инде олы яшьтә булса да, үзен бик матур йөртә иде. Гомере буе теләгәне шул булды: “Кеше кулларына карап озак ятмасам иде. Әз авыру – асат үлем”. Теләгәннәре кабул булды: ул беребезгә дә авырлык салмыйча, иртәнге чәйләрен эчкәч, нигәдер башым авырта әле, ятып торыйм әзрәк, дип урынга яткан да, шул көе тора алмады. Аксубайдагы абыйлар да кайтты. Кайнанам, барыбызны да бергә янына утыртып: “Өйне ташламагыз, сатмагыз. Бәлки, балаларыгыз кайтыр. Әйберләр дә шул көе торсын ,”– диде. Үлгәнче телендә булды, ике көн дигәндә, китеп тә барды.

Без, ул васыять әйткәнчә, йорттагы бер нәрсәне дә кыймшатмадык. Ләкин олы киленгә өйнең олы ягындагы төрек челтәрләре ошаган икән. Аны кайнанамның кызы чит илдән алып кайткан иде. Ике тәрәзә арасында да бүлмичә, өйнең буеннан-буена элеп куйдык. Абыйның хатыны бер кайтуларында шуны алып китеп, урынына үзенең иске челтәрләрен элгән. Без моңа каршы берни дә әйтмәдек. Ни дисең инде, олы абый хатыны бит. Шулай ике еллап вакыт узды. Көннәрдән беркөнне, зират чистартырга кайткач, килендәш белән күрештек. Ул чиреннән зарланды. Гөлфирәнең (исемен үзгәрттем) кендектән өске өлешенә ниндидер кабырчыклы ак нәрсәләр чыккан. Үзе кычыта, түзеп торышлы түгел ди. Миңа аркасын да ачып күрсәткәч, имәнеп киттем. Әллә миңа гына шулай тоелдымы, ул кабырчыкларда минем кайнанамның челтәрләре төсмере бар иде! Гөлфирә кулга тоттырган мазьне эндәшми генә сыладым да, аркасына полиэтилен ябып куйдым. Инде табипларны да йөреп чыкканнар, тик файдасы гына күренми икән. Килендәш – кара кайгыда, аяк өлешләренә дә төшмәс микән инде хәзер, дип уфтана.

Аның кашып, канатып бетергән аркасы озак вакытлар күз алдыннан китмәде. Мин эчемнән генә шуны уйладым: бу әнкәй васыяте белән бәйле түгел микән? Ул бит өйдә бер нәрсәгә дә кагылмагыз, мин исән чагындагы көе торсын, дигән иде! Килендәш, аның сүзен тыңламыйча, челтәрләренә барып тотынган... Олы кешенең гозерен үтәмәгәч, шушы хәл килеп чыкмады микән, дим.

Аксубай районы.  


РОЗА

|

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>