Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Укытучыга штраф белән ихтирам арттырып буламы? (Сораштыру)

$
0
0
07.07.2014 Мәгариф
Укытучылардан көлү, алар белән сүз көрәштерү тиздән җинаять булып саналырга мөмкин. Тәртип­сез укучыларга, аларның ата-аналарына җәза бирү турында Россия Дәүләт Думасы депутатлары баш вата. Мөгаллимнәрне дәү­ләт хезмәткәрләре рәтенә куеп, аларны шул рәвешле якламакчылар. Тел-теш тидергән озын теллеләргә штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре каралган. Бу җәза өлкәннәр өчен.

Балаларны да үчтекиләп утырмаячаклар, алар мәк­тәптән куылырга мөмкин. Ә сез ничек уйлыйсыз: закон нигезендә штраф салу гына укытучыларга ихтирамны арттырырмы?

Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:


– Бик кирәкле закон, хуплыйм. Бу – дөнья тәҗ­рибәсе. Укытучылар дәү­ләт эшен башкара: алар интеллектуаль ресурслар булдыра. Шуңа күрә ул хезмәт хакының да зурысын алсын, яклансын да. Россиядә, Татарстанда да бу юнәлештә саллы эшләр башкарылды: һәр укытучыга ноутбук бирүдән башлап хезмәт хакларын үстерүгә кадәр. Чыннан да, җәмгыятьтә әхлак тү­бән тәгәрәде – бу патриархаль әби-бабайлы гаилә­нең юкка чыгуының бер галәмәте. Ата-ананың бала тәрбия­ләргә вакыты калмый, шу­ның аркасында ул олыны олы дип белмичә, әхлаксыз булып үсә.

Айваз, “Музыкаль каймак” тапшыруының алып баручысы:


– Бу законның кирәген тапмыйм. Закон кабул ите­лә икән, бала, ата-ана, укытучы арасындагы мө­нә­сәбәтләр кис­кен­лә­шә­чәк. Гомумән, укытучы бер өркетүче буларак күз алдына килә. Әлбәттә, тәр­­типсез балалар бар, укытучыга сабыр булырга ки­рәк, һәр бала белән ур­так тел табу мөһим. Ләкин бу закон гамәлгә керсә, укытучылар тарафыннан да гаделлек булыр дип кем кис­тереп әйтә ала? Алар да өнәп бетермәгән укучыларга карата законны файдаланырга мөм­кин. Дәүләт үзе дә гаепле, менә те­ле­видениедә укытучылардан көлгән, аларны мыскыл иткән, ахмак итеп ­күр­сәткән сериаллар шактый. Контрольгә алсыннар! Укыту­чылар­ның авыр һәм шул ук вакытта рәх­мәтле һөнәре турында кинофильмнар төшер­сен­нәр, халыкта аларга карата ихтирамлы фикер тәр­бияләсеннәр.

Эльза НӘБИУЛЛИНА, Түбән Камадагы 13нче татар гимназия-интернат укытучысы:


– Бик актуаль закон проекты, никадәр тизрәк кабул итсәләр, шулкадәр хәерлерәк. Балалар тәр­тип­сез, начар дип әйтмим, әмма алар белән чагыштырганда, укытучы хокуксыз. Укучы үзен бар яктан да якланганын сизә, хокук­ларын белә, шуңа да аяк терәп сөйләшә. Укытучы аңа кычкыра да, начар билге дә куя алмый. Ата-анасына баласының тәр­тип­сезлеге турында әйтә­сең, ә ул аны ишетми дә: “Мин сезне үзегезне акылга утыртам әле!” – дип каршы чыга. Укытучыларны кыйнаган, начар сүзләр белән сүккәннәре төше­релгән видеолар бе­лән Интернет тулы бит. Кайчак менә дигән бала да бәйдән ычкынып, укытучыга карата төрле про­во­кация­ләр оештыра, башкаларны каршы котырта, диктофонга яздыра да: “Мин сезне судка бирәм”, – дип яный. Менә бу очракта безне, укытучыларны, кем һәм ничек яклый ала?! Директорларга да авыр, алар ахыр чиктә конфликт зурга китмәсен дип ата-ана яклы булып кала. Укучыларның хокуклары бар икән, мөгаллим­нәр­неке дә булдырылсын. Уку елы башланганда һәр бала, ата-анасы аның белән танышсын, имзасын куйсын.

Алсу САБИРОВА,ике бала әнисе (Пи­трәч авылы):

– Шулкадәр укытучыны яклар өчен махсус законнар кабул итәрлек нинди статистика мәгълү­мат­ла­рына нигезләнәләр соң? Бездә, гомумән, һәр кеше хокуксыз. Проблема закон кабул итү, аңа җә­залар каралу белән генә хәл ител­мәячәк. Җәм­гыять­тә бер-береңә карата ихтирамлы караш, ке­шеләр арасында аралашу мәдәнияте булырга тиеш бит. Ул булмый торып, өр­кетүче законнар гына кешеләрне тәртәгә кертә алмас. Төрле очраклар бар: көндәлеген онытканы өчен генә барлык классташлары каршында уку­чының маң­гаена “икеле” рәсеме ясаган укытучылар да юк түгел бит. 




95 | 04.07.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>