Россиядә шәхси зиратлар барлыкка килүе ихтимал. Зиратта каберне карап торучылар булмаган очракта, шул ук урынга яңа мәет җирләнергә мөмкин. Бу турыда “Российская газета” хәбәр итә.
Зиратларда, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату өлкәсендә тәртип урнаштыру вәкаләте РФ Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бирелде. Белгечләр фикеренчә, дәүләт бу өлкәне үз контроленә алса, кешеләрне соңгы юлга озатуга бәйле бизнесның “кара” ягы ачылачак. Бу өлкәдә кәсеп итүнең тулаем еллык кереме 70 млрд сум, аның яртысы – алдау-йолдау, хәрәм юл белән табылган акча.
Россиядә төгәл ничә зират барлыгы билгеле түгел, 35-70 мең тирәсе, диләр. Россия Хөкүмәте мәрхүмнәрне күмү мәшәкатьләре белән кемнең шөгыльләнүен конкурс нигезендә билгеләргә тәкъдим итә. Конкурста шәхси ширкәт тә катнашырга мөмкин. Зиратларда электр уты cузылырга тиеш, зиратка илтә торган юллар, каберлекләр арасындагы сукмаклар тәртиптә булырга, шулай ук сакчылар тарафыннан күзәтелергә тиеш. Чәчкәләрне саталар икән, сәүдә закон нигезендә алып барылачак.
Белгечләр әйтүенчә, зур шәһәрләрдәге зиратларда урыннар аз булганлыктан, кабер каралмый яки анда кемнең җирләнгәне билгесез икән, ул җирне кабат куллану мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Шулай ук алар, зиратларда тәртип урнашса, мәрхүмне соңгы юлга озатуга тотылган чыгымнар да бермә-бер кимеячәк, дигән фикердә. Исегезгә төшерәбез: Казанда да зиратларда урын җитешмәү проблемасы бар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, мәшһүр кешеләрнең аерым зиратлары булырга тиеш.
97 | 08.07.2014