Үткән шимбәдә Безенчук районының “Луговое” туристлар базасында өлкәбездә яшәүче мордва халкы үзенең “Масторавань тундо” дип аталган (“Җир-Ана”) бәйрәмен билгеләп үтте. Ул өлкәбездә быел 16нчы мәртәбә уздырыла һәм биредә өлкәбезнең мордвалар яшәгән шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан зур делегацияләр катнашты.
Бәйрәмгә мордва халкы гына түгел (ә ул эрзә һәм мокша милләтләреннән тора), өлкәнең башка милли-мәдәни оешмалары вәкилләре дә - татарлар, чувашлар, украиннар, әрмәннәр, казахлар, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, таҗиклар, төрекмәннәр, осетиннар, дагстанлылар һәм, әлбәттә инде, руслар да чакырылган иде. Мордовия Республикасыннан, Пенза һәм Ульян өлкәләреннән дә кунаклар бар иде.
Ә инде “Масторавань тундо” бәйрәменең иң зур кунагы ул, әлбәттә, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Иванович Меркушкин булды. Аңа биредә барсы да зур ихтирам белән “безнең губернатор” дип кенә эндәштеләр. Ул тумышы буенча мордва милләтеннән булып, бәйрәмдә үзен балачагына, яшьлек елларына, туган халкы арасына әйләнеп кайткандай тойгандыр, мөгаен.
Ә халык аны чыннан да үзенеке итеп санап, нык хөрмәт итә. Ике ел Самара өлкәсе белән җитәкчелек иткән чорда ул инде күп урыннарда булып, анда яшәүчеләрнең тормышын, көнкүрешен якыннан күрергә, белергә өлгергән һәм гади кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да үзенеке итеп кабул итә.
Николай Меркушкин турбаза аллеялары буйлап төрле шәһәр һәм районнарның “милли йортларын” карап узганда ук үзенең танышларын да очраткалады һәм барсы да аны үз итеп, кочаклап, хәтта үбеп тә каршылады. Һәр делегация вәкилләре губернаторны үзләре пешергән милли ризыклар белән сыйларга, үз куллары белән ясаган милли эшләнмәләрне күрсәтергә, аларны бүләк итәргә тырышты. Төрле сувенирлардан тыш, кадерле кунакка бүләккә матур итеп милли рәсемнәр белән чигелгән ике күлмәк тә бирделәр. Шуларның берсен Николай Иванович өстенә киеп тә карады. Күпләр моңа карап:
- Менә хәзер безнең губернаторыбыз чын мордвин булды, - дип үз фикерләрен белдерделәр.
Очрашу барышында регион башлыгының үзенә дә бүләкләр тапшырырга туры килде. Кинель-Черкасс районының Ерзовка авылыннан килгән Ольга Николаевна Душаевага бу көнне 80 яшь тулган икән. Аңа Николай Иванович алтын белән йөгертелгән губернатор сәгатен бүләк итте. Челно-Вершины районының Иске Аделяково авылының Мәдәният йорты директоры Надежда Семеновна Денисова да 50 яшьлеге уңаеннан шундый ук бүләккә ия булды.
Күпләр өлкә башлыгын җырлар, үзләре иҗат иткән кызыклы такмаклар белән каршыладылар, биергә дә чакырдылар. Николай Иванович пиджагын салып үзенең милләттәшләре белән түгәрәк эченә кереп бии башлавын сизми дә калды.
Очрашу вакытында бәйрәмгә килгән барлык коллективлар да Николай Меркушкинга 14 сентябрьдә булачак губернатор сайлауларында үзләренең бары тик аның кандидатурасына гына тавышларын бирәчәкләре турында белдерделәр.
Зур фольклор концерты башланыр алдыннан өлкә башлыгы сәхнәгә менеп чыгыш ясады.
- Мин котлап кына калмыйча, барыгызга да шундый зур эшләр башкаруыгыз өчен рәхмәт тә әйтәсем килә. Бүген мин биредә мордва халкын гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә очраттым. Сез шулай бергәләп милләтара дуслыкны ныгытырга һәм сакларга, бер-берегезнең тәҗрибәсен алырга тырышасыз. Бергә шулай тормыш иткәндә генә без татулыкта һәм тынычлыкта яши алачакбыз. Тик шул ук вакытта үзеңнең мәдәниятеңне дә, үзеңнең телеңне дә саклау мөһим. Әгәр без, беребез генә булса да, үзенчәлегебезне югалтабыз икән, бу бәлагә китерәчәк.
Безгә бер ныклы үзәк кирәк. Шуңа да без рус халкы тирәсенә тупланырга тиешбез. Нәкъ шундый бергәлек - бу безнең бәхетле тормышыбызның нигезе булып тора, - дип ассызыклады төбәк башлыгы. Сүзен тәмамлап, ул Самара өлкә хөкүмәтенең киләчәктә дә милли иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм итәчәгенә вәгъдә бирде.
Өлкә җитәкчесе Самара өлкә “Масторава” җәмгыяте активистларына губернаторның Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды. Ул региональ мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Любовь Колесникованың эшчәнлегенә аеруча югары бәя биреп, аңа шулай ук губернаторның кыйммәтле сәгатен бүләк итте.
Бу көнне төбәк башлыгы өлкәбезнең милли газеталары җитәкчеләре белән дә очрашып, аларның гозерләрен тыңлады. Мордва “Волдо-ойме” һәм чуваш “Самар ен” газеталары редакторлары Сергей Николаев белән Николай Давыдов өлкә авылларындагы милли мәктәпләргә игътибарны арттыруны соралды, ә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин губернаторга милли газеталарның авыр финанс хәле турында белдерде, моның бигрәк тә “Россия почтасы”ның язылу бәяләрен күтәргәннән соң нык кискенләшүен әйтте. Бу мәсьәләләрне хәл итүне губернатор читтә калдырмас дигән өмет юк түгел.
Ә мордва туганнарыбызның “Масторавань тундо” бәйрәмнәренә килгәндә, ул төнгә кадәр “кич утырулар”, төрле милли уеннар, мәйданда зур бәйрәм учагын яндыру, төнге күктә бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.
1
2
Рәфыйк НАРИМАНОВ
28 | 13.07.2014