30 ел элек “Коммунизм чорында акча булачакмы?” дигән сорауга “Кемнеңдер - була, кемнеңдер - юк” дигән җавап ишетеп булыр иде. Ә менә хәзер исә финансистлар киләчәктә акча кирәкмиячак, бар хисаплар да банк күчерүләре аша гына булачак, дип ышандыра.
Тик, Superjob.ru тикшеренүләр порталы ачыклаганча, халык кәгазь һәм тимер акчалар белән хушлашырга ашыкмый. Бары тик һәр бишенче кеше генә акча янчыгын пластик картага алмаштырырга әзер.
Россия Үзәк Банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский раслаганча, ун елдан соң безнең илдә кулда булган акчаларны (наличные деньги) кулланмаячаклар. Ләкин икътисади яктан актив булган 1600 россиялене сораштыргач, аларның 68 процентына мондый хәл бөтенләй дә ошамый булып чыккан. Бары тик һәр бишенче сораштырылучы (22 процент), чыннан да, бер дистә елдан соң кыштырдап торган кәгазь акчадан һәм авыр йөк булып йөргән тәңкәләрдән баш тартырга тели. Ә халыкның 11 проценты бу сорауга нәрсә дип җавап кайтарырга да белми.
Акчасыз исәп-хисапка күчүгә яклылар: “Бу бик уңайлы, акча бастыруга да шактый акча сарыф ителә бит”, – ди. Тик каршы яклар үз дәлилләрен китерә: “Бу бит кешене һәрьяклап контрольдә тоту дигәнне аңлата. “Таш гасыр”да яшәве яхшырак”; “Безнең илдә коммуникацияләр белән тәэмин ителмәгән торак пунктлар бар. Аларга хәзер үз валютасын уйлап табаргамы?”; “Минем акчалар белән ят кешеләр идарә итүен теләмим”. Банк хисабы аша гына түләнә торган акчаларга каршы булучыларның фикерләре шундыйрак.
Шулай ук кәгазь акчаны бетерүгә каршы торучылар пластик картаның саклану дәрәҗәсе югары булмавын билгеләп үтә. Россиядәге банкларның ышанычлы булмавын да әйтә алар, чөнки караклык буенча белгечләр заманча технологияләр белән бергә “үсә”. Кулдагы акча бөтенләй юкка чыга калса, базарда бәя төшерер өчен ничек сатулашырга? Бездә еш күзәтелә торган элемтә чаралары, электр энергиясендәге өзеклекләр булганда нишләргә? Әлегә мондый сорауларга анык җавап юк.
Кайбер респондентларга кулда булган акча ышаныч өсти. Икенчеләре: “Копилка җитештерүчеләр бөлгенлеккә төшәчәк”; “Ә ришвәтләрне ничек бирәчәкләр? Безнең бит ярты ил шуның хисабына яши”, – дип мыскыллап көлә. Өченчеләр исә Россия Үзәк Банкына мондый проектлар урынына башкаларны уйлап табарга кирәк, дип белдерә. Мәсәлән, кредитлар буенча күтәрелгән процент ставкаларын киметү өстендә эшләү.
Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәзерге вакытта россиялеләрнең күбесе (56 процент) кулда булган акчаларны иң ышанычлы исәп-хисап ясау ысулы, дип саный. Банк хисабы аша күчерелә торган акчалар халыкның 13 процентында гына ышаныч тудыра. Сораштырылганнарның 30 проценты пластик карталарга ышана, 1 проценты – бурыч алу кәгазенә (долговая расписка). Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: банк аша түләнә торган исәп-хисапка, ир-атларга караганда (11 процент), хатын-кызлар күбрәк ышана (16 процент). Пластик карталарга көчле затлар өстенлек бирә (31 процент).
Биш ел дәвамында россиялеләрнең бу өлкәдәге карашлары үзгәрмәгән диярлек. Ләкин кулда булган акчага ышаныч кими бара. 2009 елда ул 63 процент булса, бүген 56 процент тәшкил итә. Банк хисабы аша түләнә торган акчага ышаныч – 3 процентка, ә пластик карталарга 4 процентка арткан. Бурыч кәгазьләре элек тә гадәткә кермәгән булса, хәзер дә әллә ни популяр түгел икән.
| 15.07.2014