Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Сезон ачылышында Камал театры артистлары сәхнәгә “Кызыл келәм” буенча узачак #6593

$
0
0
11.09.2012 Мәдәният
28нче сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа 107нче театраль сезонын ача. 27нче сентябрьдә исә, сезон ачылу уңаеннан театр каршындагы мәйданда “Театр. Тамашачы. Партнерлар” дип аталган зур бәйрәм узачак.

Бәйрәм кичәсенең башында Г.Камал театрының барлык артистлары “Кызыл келәм” буенча сәхнәгә узачак.

Программада “Зәңгәр шәл”, “Гөргөри кияүләре”, “Яшь йөрәкләр”, “Диләфрүз- Remake” һәм узган сезон премьералары – “Искән җилләр көенә”, “Үлеп яратты” кебек театрның иң популяр спектакльләреннән өзекләр. Шулай ук камаллылар тамашачыларга җырлар, биюләр һәм кызыклы чыгышлар бүләк итәчәк. Эстрада артистлары, яшь альтернатив группалар театрны сезон ачу тантанасы белән котлаячак.
 
Бәйрәмдә Г.Камал театры партнерлары -  “МегаФон” ААҖ, “Солнечный город” гаилә микрорайоны, “Таттелеком” ААҖ дә катнашачак. 
Яшь тамашачыларыбызга “Солнечный город” уеннар, конкурслар үткәрү өчен махсус балалар мәйданчыгы булдырачак.

 “Театр. Тамашачы. Партнерлар” Бәйрәме 27нче сентябрь көнне 18:00 сәгатьтә Театр каршындагы мәйданда узачак.

 

 


---

№--- | 11.09.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>