Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Иминият полислары өчен үз кесәңнән түләттермәкчеләр

$
0
0
22.07.2014 Медицина
Россия Финанс министрлыгы эшсез калган кайбер кешеләргә мәҗбүри медицина иминият полислары өчен үз кесәлә­реннән түләргә тәкъдим итте. Әмма моның белән килешмәүчеләр шактый булып чыкты.

Акча хисабы белән әвеш-тәвеш китерүче түрәләр 18 яше тулган, әмма даими эш урыны булмаган кешеләр медицина полисы өчен өлешчә булса да түләсен дигән фикер­дә. Бу елына 3 мең 400 сум дигәнне аңлата. Монда искәр­мәләр дә бар: мисал өчен, эшсез калган пенсионерлар, балалар һәм хезмәт биржасында рәсми теркәлгән эшсез калучылар түләүдән азат ителә.

Superjob.ru. тик­шерү порталы мәгълүмат­ларына караганда, 69 процент кеше ул акчаларны түрәләр үзләре түләсен дигән фикердә. Медицина ими­ният полисы түләүсез булудан туктый икән, алар полис­тан да баш тартырга ризалыгын белдергән. Үз кесә­ләрен­нән түләргә риза бул­маучы­ларның күбесе яшь­ләр булуы ачыкланган. РФ Финанс министрлыгы идеясен хуп­ла­мау­чы яшьләр: “Студент һәр­ва­кыт акчага кытлык ки­черә, аңа елына бу кадәр сумманы түләү авыр”, – дип аң­латкан.

Айлык хезмәт хакы 35 мең­нән түбән булганнар да түрә­ләрнең фикерен хупламый. “Түләүсез медицина яр­дәмен Россия Конституциясе гарантияли, ә барлык дәүләт медицина учреждениеләре бюджет акчасына яши. Бюджет халыкның акчаларыннан туп­лана”, – дигән фикердә. Күп­ләр, эшсез калган, әмма балаларын тәрбияләгән аналардан медицина полисы өчен акча түләттерергә мәҗ­бүр итү – аларның хокукларын бозу, дип бәяләгән.

Шулай да сораштыруда катнашкан 10 процент кеше РФ Финанслар министр­лы­гының бу адымын хуплаган. “Без инде 23 ел дәвамында базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез. Барысы өчен дә түләргә кирәк. Берьюлы арзан һәм сыйфатлы була алмый”, – дип җавап кайтарганнар. Түрәләрнең бу адымын хуп­ламаучылар күп булса да, хөкүмәт үз фикереннән кире кайтырмы, юкмы – билгесез. 




105 | 22.07.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>