Республикада ипотекага күчемсез милек сатып алучылар саны арткан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелде.
Соңгы елларда халыкта милек мәсьәләсенә кагылышлы сораулар шактый туа. Элек кенә ул авыл Советы язып биргән кәгазь белән тынычлап, үз йортыңда яши ала идең. Хәзер исә һәр документны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп рәсмиләштерергә кирәк. Нинди дә булса сорауга ачыклык кертү максаты белән дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (Росреестр) мөрәҗәгать итми калган кеше юктыр ул бүген. Идарә җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов әйтүенчә, ярты ел эчендә республикада 386 мең теркәү эшләре башкарылган. Шуның яртысы торак биналарга туры килсә, 37 проценты җир кишәрлегенә икән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда Аксубай, Мөслим, Питрәч, Баулы, Әтнә, Менделеевск, Лаеш районнарында теркәү эшләре күбәйгән.
Алдагы еллар белән чагыштырганда агымдагы елда ипотека килешүләре дә 11 процентка арткан. Ярты ел эчендә генә дә 45267 килешү теркәлгән. Шуның 65 проценты торак биналарына кагылышлы булса, 22 проценты җир кишәрлекләренә. Альберт Хәйретдинов белдергәнчә, коммерциячел ипотека алучылар саны елдан-ел арта бара. 9753 гаилә классик юл белән фатир алса, социаль ипотека килешүе белән тораклы булучылар – 3572. Саннарга күз салсак, Аксубай, Әгерҗе, Нурлат, Мөслим районнарында үсеш күзәтелә икән.
– Ипотекага фатир, йорт алучылар саны әлеге районнарда гына югары дип әйтеп булмый, ул бөтен республика күләмендә артты, – ди Альберт Хәйретдинов. – Кайбер районнарда былтыр 5 ипотека теркәве уздырылса, быел исә аның саны 8 булырга мөмкин. Процентлар белән чагыштыра башласак, кайбер җирлекләрдә менә шундый сикереш күзәтелә. Эре шәһәрләрдә саннар тагын да югарырак булса да, чагыштырулар барышында алар арткы планга күчә.
Бүген халык нинди генә юллар белән милек алмый. Өлешләп түләү шарты белән алданучылар күп булуга карамастан, шушы алым аша милекле булу мөмкинлегеннән файдаланырга тырышучылар саны арта гына бара. Агымдагы елда 6805 килешү теркәлсә, узган ел бу сан 5651 булган. Җитәкче сүзеннән күренгәнчә, бу юл белән милек алучылар аеруча эре шәһәрләрдә һәм аларга якын урнашкан районнарда күзәтелә икән.
Сер түгел: “Бакча амнистиясе” гамәлгә кергәнче милек рәсмиләштерүдә шактый кыенлыклар барлыкка килгән иде. Моны истә тотып, ил җитәкчелеге җиңеләйтелгән формада теркәү эшләрен башкару мөмкинчелеге тудырды. 2006 елның 1 сентябреннән алып бүгенгәчә 646310 милек теркәлү узган, шуның 17856сы агымдагы елның яртыеллыгына туры килә. Белгечләр ачыклык керткәнчә, халык күбесенчә җир кишәрлекләрен бу юл белән рәсмиләштерә икән. Аннан соңгы урында – торак йортлар һәм төзелеп бетмәгән биналар.
Соңгы елларда күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлеге бушлай бирелә башлады. Билгеле инде, әлеге категориягә керүче гаиләләр күчемсез милекне үзләренеке итү өчен Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Альберт Хәйретдинов сүзләреннән аңлашылганча, җирле үзидарәләр тарафыннан 26311 гаилә әлеге исемлеккә кертелгән булган. Шуның 16 меңнән артыгы җиргә үз хокукларын рәсмиләштерергә өлгергән инде. Иң күп кишәрлекләр Чаллы, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара, Арча районнарында бирелгән.
Җир темасына бер кереп киткәч шунысын да әйтми калып булмас, заманалар үзгәрү нәтиҗәсендә аңа караш та икенче борылыш алды. Аеруча авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла торган кишәрлекләр тиешле максатларда кулланылмыйча, ашлык үсәсе урыннарда торак йортлар калкып чыга башлады. Шул рәвешле акча эшләүчеләр саны артты. Мондый хәлләргә юл куймау максатыннан тикшерүче органнар да төрле чаралар күрә.
Росреестр идарәсендә дә җирдән тиешле максатларда файдаланмаучыларны даими тикшереп торалар. Бу уңайдан 9 меңләп тикшерү уздырылган булган. 5 меңләп җир турындагы законнарны бозу очракларына тап булганнар. Шуның яртысына якыны җирдән документларсыз файдаланган, 31 проценты тиешле максатларда кулланмаган.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
106 | 23.07.2014