Казанга, көтмәгәндә-уйламаганда чит илдә яшәүче дусларыбыз кайтып төште. Һәм безгә әзерләнергә дә вакыт бирмичә, каланың матурлыгын, бигрәк тә миллилеген күрсәтүебезне үтенделәр. Нәрсәсе бар инде аның, Кремльгә алып барасың, Милли музейга, диярсез сез. Ә кунаклар төнге сәяхәт сораса, нишләрсең?
Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең беренче үтенече үк аяктан екты. Әйдә, берәр кинотеатрда татарча кино карыйк әле димәсеннәрме?! Күңелдә “Бибинур”ны яңартып, андый кинолар булса да, билгеле бер көннәрдә генә күрсәтелә шул дип аңлатырга туры килде. Шуннан капылт Камал театры каршындагы фонтаннар искә төште. Менә бит кая алып барырга кирәк читтән килгән милләттәшләребезне! Төсле фонтаннардагы су ташкыны Сәйдәш музыкасына ияреп атыла! Көндез үтеп киткәндә дә җанны иркәләрлек күренеш, төнлә ул тагын да матуррак булачак, билгеле. Килеп җиттек театр каршына, ә анда музыка да юк, фонтан да сүнгән... Аптырап калуыбызны сизептер инде, дусларыбыз, әйдәгез, Кремль тирәләрен урыйк дигән тәкъдим ясады. Кремль сәгатенең төнге уникене сукканын тыңлап, студент елларын искә төшерәселәре, хатирәләрен яңартасылары килә икән. Вакыт шактый булганга, “Казан Кремле“ музей-тыюлыгына җәяү киттек.
“Казан Кремле“ музей-тыюлыгында ачык һавада да экспозицияләр шактый булып чыкты. Иң тәэсирләндергәне – “Мәңгелек кеше” булгандыр, мөгаен. Ул Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал алырга мәҗбүр булган иҗат кешеләренә багышланган. Күргәзмәдә моңа кадәр беркайда да басылмаган материаллар да шактый. Шулай итеп күз алдында Татарстанның 33 язучысы, композиторы, артистларының үзәк өзгеч тарихы җанланды. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Фәрит Яруллин, Һидаят Солтанов һәм башка күренекле шәхесләр бар. Күргәзмәнең эшләнеше дә үзенчәлекле: бөтен мәгълүмат, шәхеснең портреты багана рәвешендә куелган. Сине һәрберсенең үткен карашы сыный кебек. Менә шул карашлар арасында йөреп, унике туларга биш минут калганны сизмәгәнбез дә икән. Әмма санаулы минутлар узса да, дулкынландыргыч мизгелләрне кичермәдек. Спас манарасындагы сәгатьнең телләре тавыш-тынсыз гына унике саны өстенә күчте.
Әллә Казанда гражданнарның тынычлыгын саклау турындагы закон шулай төгәл үтәләме икән дип белешеп, шәһәр мэриясенә шалтыраттык. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чыннан да, бу фикердә өлешчә хаклык бар икән. Г. Камал театры каршындагы фонтанның төнлә эшләмәвенең сәбәбе шул булып чыкты. Шулай итеп, Сәйдәш музыкасын тыңлый-тыңлый фонтан белән хозурланасыгыз килсә, 7.30дан 22.00гә кадәр килергә кирәк. Көндезге 12.00дән 15.00гә кадәр техник тәнәфес ясала.
“Казан Кремле“ музей-тыюлыгында исә курантлар һәр сәгать саен суга, ләкин кайвакыт төнлә техник төзекләндерү эшләре башкарыла дип аңлаттылар. Без шундый төнгә туры килгәнбез икән.
Республика көнендә калада кунаклар тагын да ишәя. Казан аларны тагын нинди үзенчәлекләре белән сөендерер соң? Иң элек җәяү йөри торган урыннар артканын искәртеп китик. “Казан” милли мәдәният үзәге янындагы җәяүлеләр һәм велосипед белән йөрү юлларында төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Киләчәктә бу юллар “Миллениум” күперенә кадәр җиткереләчәк.
Җәяүлеләр өчен тагын бер матур урын су буенда урнашкан. Ул “Казан” никахлашу сарае тирәсендә. Элек кызыну урыны булган комлык хәзер ял итү урыны булып үзгәртеләчәк. Комлык яшел газон белән каплана һәм дамбадан өч рәт булып утыртылган агачлар белән ышыкланачак.
Кунакларны Иске Татар бистәсенә дә алып барырга була. Анда авыл тормышын сурәтләгән “Казан ишегалды” скульптур композициясе урнашачак. Тора-бара урам “Манара”, “Вәли абый”, “Мотив” “Күнче” бәйгеләрендә җиңү яулаган әсәрләр белән дә тулыланачак әле.
Дөрес, Республика көненә кадәр Горький паркы төзекләнеп бетә алмас. Әмма беренче чираттагы эшләр монда да тәмамлану алдында. Ә бу – юллар тәртипкә китерелә, фонарьлар һәм эскәмияләр куела дигән сүз. Киләчәктә парк юллары сынлы сәнгать әсәрләре белән тулыланып, Казансу елгасының ярына кадәр сузылачак.
Сыннар дигәннән, “Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Ташлар аһәңе” дигән халыкара симпозиум тәмамланды. Ул “Казан – төрки илләрнең мәдәни мәркәзе” елына багышланган иде. Төрле илләрдән килгән сынчылар үзләренең сәнгать әсәрләрендә милли традицияләрне чагылдырырга тырыштылар. Россия, Кырым, Башкортстан, Әзәрбайҗан, Төркия, Татарстан сынчылары цифрлы технологияләр чорында да этник тарих, рухи мирасның үз көчен югалтмаганын раслады. Симпозиум көннәрендә ясалган сыннар Казан Кремле тирәсендә дә, башка урамнарда да урын алачак.
Кунакларга милли Казанны күрсәтә алдыкмы соң без? Бу сорауны, кыенсынып булса да, үзләренә бирдек. Алар, бу урамнарга милли рух кайта, дип җавап бирделәр. Әнә шул рухны раслардай күренешләр тагын да күбрәк булсын иде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
106 | 23.07.2014