Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

«Иске Казанда милли моңнар»

$
0
0
24.07.2014 Мәдәният
17 августта “Ярдәм” милли ислам хәйрия һәм “Бәхетле дөнья» фондлары Биектау районы Камай авылындагы “Иске Казан дәүләт музей тыюлыгында” “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия концертын оештыра. Иске Казанда мондый чара беренче тапкыр уза һәм ул Россиядә мәдәният һәм тарих елына багышлана.

“Милли моңнар” бәйрәменең максаты – яшь һәм өлкән буыннарга Татарстандагы тарихи, милләтебез кадерде булган урыннар белән таныштыру һәм популярлаштыру. “Иске Казан” комплексы шундый тарихи урыннарның берсе. Моннан кала, Иске Казанда танылган татар җырчылары башкаруында милли моңнар тыңлап булачак. Чараны оештыручылар татар мәдәниятенең зур байлыгы булган татар моңын яңа буынга тапшыру бурычын куя. Чөнки хәйрия концертында тавышы булган, халык җырларын белгән профессионал җырчылар чыгыш ясыячак! Махсус кунакларның берсе , "Тавыш" ("Голос") проекты лауреаты - Эльмира Кәлимуллинна. Шулай ук янәдән ачылган "ТәртипFM"ның эфирында яңгыраган танылган, хәзер инде онытыла баручы Искәндәр Биктаһиров, Рафаэль Сәхәбиев, Газинур Фәрухшин, Дәниф Шәрәфетдинов кебек җырчылар да Иске Казанның сәхнә түрендә булачак. Моң бәйрәмен "Тәртип" радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барачак.

“Милли моңнар” концертыннан җыелган акчалар Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне һәм ДЦПлы инвалидларны тернәкләндерүгә тотылачак.

“Иске Казан” музей тыюлыгында Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры һәйкәлләре бар. Иске Казанга килүче һәрбер кеше татар тарихының байлыгын үз күзләре белән күрә алачак.

“Милли моңнар” проекты төп информацион партнерлары – ТНВ телеканалы , “Тәртип” радиосы һәм TMTV музыкаль каналы.

“Милли моңнар” проектын һәм “Бәхетле дөнья” фондын Рөстәм Исхакый җитәкли.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Элемтә өчен: сот:8917 222-05-65, емайл: 89274448388@mail.ru



 




|

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>