24.07.2014 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы проекты Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә багышлана. Мәдәни чара бөек җырчылар туган якта – Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда 15 августта үткәрелә.
|

Х. Бигичевның тууына 65 ел тулуга багышланган кичәдә җырчылар Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, "Мирас" инструменталь ансамбле, танылган нижгарлар - Рамил Курамшин, Найлә Фатехова, Ринат Вәлиев катнаша.
Бәйрәм түрендә - мәрхүм җырчының хатыны, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева. Концертны Замирә Гәрәева алып бара. Проектның авторы - Рифат Фәттахов.
Нижгар татарларының милли-мәдәни тормышында тарихи вакыйга булачак әлеге бәйрәмгә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Финляндия, Швециядән кунаклар көтелә.
|