Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Иреккә дә ирек кирәк (Җырчы Ирек Фатыйхов белән интервью)

$
0
0
25.07.2014 Мәдәният
Моннан ун еллап элек без аның турында “Унөч яшьлек имам” дип язган идек. Балтач районының Смәел авылында яшәүче әлеге яшүсмер Ирек Фатыйхов бүген нинди икән? Кабат күрешеп, сөйләшергә уйладык.

Ә бу исем сезгә нәрсә дә булса сөйләмиме, кадерле укучыларыбыз? Әйе, дөрес аңладыгыз. Сүз “Сандугач кер­де күңелгә”, “Татар мо­ңы”, “Йолдызлык” фести­валь­ләре лауреаты, “Ягымлы яз” студентлар бәйгесе җи­ңүчесе, “Урмай моңы” халыкара фес­тивале гран-при иясе, Ка­барда-Балкарда үткән “Ал­тын мәйдан – Эльбрус” төр­ки халыклар фес­тивалендә шулай ук гран-при иясе булган, танылып килүче яшь җыр­чы Ирек Фатыйхов турында.

– Ирек, күпләр синең киләчәгеңне диндә күргән иде бит. Унөч яше дә тулмаган чакта авыл мәче­тендә имам булып торган кеше турында башкача уйлап та булмый кебек.


– Бу темага тирән керәсем килми. Дин белән сәхнәне алыштырдың диючеләр дә, гаепләүчеләр, тәнкыйть­ләү­челәр дә булды. Шуны гына әйтә алам: сабый чакта кү­ңелгә сеңгән әйберләр онытыла, югала алмый, алар да минем күңелдә. Җомгаларга йөрим, уразаны, намазларны калдырмаска тырышам. Сәхнәдә дә бит мин юк-бар җырлар җыр­ламыйм, мәгъ­нәле, тәрбияви сүзләргә өстенлек бирәм.

– Сәхнәгә, җырга юл кайдан һәм кайчан башланды?


– 1995 елда, миңа өч яшь тулган чакта, апам Лилия Салават репертуарыннан “Каторжан юлы” дигән җыр өйрәткән. Гел кычкырып шуны җырлап йөргәнмен. Ул елны юллар оешмасы безнең авылда асфальт юл салган. Кызык тоелгандыр инде, юлчылар мине җылы асфальт өстенә бастырып, һаман җыр­латканнар. Күрәсең, оял­маганмын да, ялындырмаганмын да... Менә шулай, беренче сәхнәм асфальт булды. Үсә төшкәч, мәктәптәге чараларда катнаштым. Унын­чыда укыганда “Сандугач керде күңелгә” фес­тивалендә катнашып, өчен­че урын алдым. Унберенчедә укыганда исә “Татар моңы” халыкара телевизион фес­тивалендә икенче булдым. Бу минем өчен хәлиткеч булды дип саныйм. Унынчыны бетергәч, шушы һөнәр буенча акча эшли башлаган идем инде. Туйлар, юбилейларда җыр­ла­дым. Әлеге фес­тивальдән соң зур сәхнәгә дә юл ачылды. Телевидениедә үткән чараларга, концерт-конкурс­ларга чакыра башладылар.

– Күңелеңә нинди җыр­лар якынрак?


– Ретро җырларга өстен­лек бирәм. Тамашачы да аларны ничектер икенче төрле кабул итә. Халык җырларын, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров җырларын яратып җырлыйм. Шулай ук Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуарыннан булган җырларны яратам.

– Бүген сәхнәдә җыр­чылар бик күп бит. Югалып калмас өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсың?


– Үз юлыңны табарга кирәк. Беркемне дә кабатламаган тавышың, үзеңнең ори­гиналь жанрың булырга тиештер. Үз өстеңдә эшләргә, костюмнарга, җыр язучыларга, биючеләргә, телеви­дениегә акчаңны жәл­лә­мәскә кирәк. Шунысына сө­е­нәм: әлегә әти-әнидән бо­ларның берсенә дә акча сораганым булмады, үзем эш­ләп тапкан белән яшим.

– Быел гына укып бе­тердең түгелме соң әле?

– Әйе, Казан дәүләт мә­дәният-сәнгать академиясен тәмамладым. Фольклор буенча диплом якладым.

– Шулай дип әйтергә яраса, иң зур уңыш ки­тергән җырың?

– Халык җыры “Иске кара урман”ны, акапеллага җыр­лап, гран-при алдым.

– Үзеңнең дискыңны чыгармыйсыңмы әле?

– Әлегә репертуар тулып бетмәде. Уйда юк түгел.

– Иҗат өчен нәрсә ки­рәк?


– Вакыт кирәк. Ирек ки­рәк.

– Иреккә дә ирек кирәк, димәк?

– Нәкъ шулай. 


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

106 | 23.07.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>