Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Күрше тавыгы күркә түгел

$
0
0
30.07.2014 Авыл
Быел урып-җыю темплары узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр түбәнрәк. Әлегә 130 мең гектарда уңыш җыеп алынган. Бу эшләнәсе эшләрнең нибары 8 процентын тәшкил итә. Уңыш – гектарыннан уртача 23,6 центнер.

Мондый хәлнең үзенә кү­рә сәбәпләре булса да, җиңне алданрак сызганган хуҗа­лык­ларда күрсәткечләр бер­мә-бер югары. Бу бигрәк тә Буа, Азнакай, Нурлат һәм Әлки районнарына кагыла. Шул ук вакытта, табигать шартларын сылтау итеп, урып-җыю эш­ләренә әле һа­ман кереш­мәгән хуҗа­лык­лар да бар.

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, хуҗалыкларда 470 мең тонна печән, 2 миллион 300 мең тонна сенаж булдырылган. Аның күләме узган еллардагыдан да күбрәк булыр, шәт. Күп хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү яхшы оештырылган.

Юрганыңа карап, аякны сузасы


Татарстан авыл хуҗалы­гында эшнең барышы белән илнең барлык төбәкләре, шул исәптән тирә-күрше республика һәм өлкәләре дә гел кызыксынып тора. Әле менә кызу урак өсте дип тормаганнар, Татарстанга Удмуртия Республикасы авыл хуҗалы­гы министры урынбасары Аркадий Малков җитәкчеле­гендә зур төркем тәҗрибә өйрәнергә килгән. Делегация составында авыл ху­җалыгы предприятие һәм оешма вәкил­ләре, шул исәп­тән әйдәп баручы хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр дә шактый.

Озак еллар дәвамында хуҗалык җитәкчесе, аннары 13 ел буе авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән Аркадий Малков әйтүенчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уңышларыннан үрнәк алырлык. Дөрес, Удмуртиядә дә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешүче хуҗалыклар бар икән. Әмма табигать шартлары кулай килгән елларда да уңыш гектарыннан 15-17 центнердан артмый, ди Аркадий Трофимович. Узган ел нибары 315 мең тонна ашлык җыелган. Бу кадәр ашлыкны терлек­челеккә тотсаң, чә­чәргә калмый шул инде. Мө­гезле эре терлекнең баш саны, савым күләме буенча да күрсәт­кечләр бездәгедән дистә­ләрчә тапкыр кимрәк икән. Продукция җитештерү кү­ләме бик аз булгач, хуҗа­лыкларның матди хәле турында әйтеп тә торасы юк. Очын-очка ялгап бара алмаучы хуҗалыклар саны да шуңа артадыр.

Удмуртия авыл хуҗалыгы министры урынбасары фи­керенчә, Татарстан хуҗалык­ларының эш нәтиҗәләре югары булу алдынгы тәҗрибәне мөмкин кадәр киңрәк кулланудан килә. Аерым алганда, Татарстан игенчеләренең уңыш­лары заманча техника һәм технологияләр, югары җи­теш­терүчән сортлар, чәчү структурасын куллану, пар җиреннән дөрес итеп файдалануга бәйле. Терлекчелектә дә югары нәтиҗәләр фән кушканча эшләүдән тора.

Чыннан да шулай бит. Республиканың кайсы гына алдынгы хуҗалыгына барып чыксаң да, аның җитәкчесе, белгечләре, хәтта ки игенче-терлекчеләренең дә авыл хуҗалыгы юнәлешендә эш­ләүче галимнәр белән иҗади бәйләнештә булуы ачыклана.

Семинар-киңәшмәнең Татарстан авыл хуҗалыгы фән­ни-тикшеренү институты базасында узуы шуңа бәйле, ди Аркадий Малков. Бе­рен­чедән, институт­ның Лаеш районы Олы Кабан авылы янында урнашкан тәҗрибә кырында барлык яңалыклар белән танышырга була. Икен­чедән, шунда ук танылган галимнәр белән сөй­ләшү-киңәшләшү мөмкин­леге бар. Институтта эшләүче дистәдән артык фән докторы, 33 фән кандидаты гына түгел, семинар-киңәшмәдә катнашучылар арасында ветеран­нарның булуы аралашуны тагын да эчтәлеклерәк итәргә мөмкинлек бирә.

Аксакал белми әйтмәс...


Мондый семинар-киңәш­мәләр тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы галим, Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фатыйх Хәлил улы Минушевтан башка узса, нидер җитмәс кебек тоела. Хикмәт шунда: агроном буларак 1946 елдан бирле җиргә хезмәт итүче аксакал галим­нәр белән хуҗалык җитәкче­ләре арасында узган теләсә нинди бәхәсле мәсьәләдә алтын урталыкны тәэмин итә белә. Хезмәтен Арча районы “Северный” хуҗалыгы агрономы булып башлаган Фатыйх Хәлил улы үзе дә озак еллар дәвамында хуҗалык җитәкчесе йөген җилкәсендә татыган. Хуҗалык җитәкчесе, Советлар Союзы Герое Нә­фыйк Сафин, легендар зоотехник Хаҗи Газизуллин мәк­тәбен бүген дә бик яхшы хәтерли ул. “Хуҗалыкның уңышы табигать шартларыннан гына түгел, ә кешеләр белән уртак тел табып, эшне тиешенчә оештыра белүдән дә тора“,– ди.

Хезмәт юлында барлык баскычларны үтеп, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, аннары байтак вакыт авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтын җитәкләгән галим бүген дә сафта. Бүген дә ил-көнгә, кешеләргә файдалы эшләр башкара.

– Хәзер туфракта дым җитми дип зарланучылар арта. Безнең җирләр элек ничек булса, хәзер дә шул инде ул. Үзгәрсә дә, бик аз үзгәрә. Минемчә, туфракта дым бар, аны саклый белергә генә кирәк. Моның өчен җир эшкәртү технологияләрен белеп файдалану тиеш. Хә­лемнән килсә, авыл хуҗалы­гына элеккеге елларда уңыш­лы кулланган агротехниканы кайтарыр идем. Җирдән мул уңыш алам дисәң, иң элек чәчү әйлә­нешен дөрес куллану мөһим. Сөрү җиренең 10-12 процентын пар җире итеп калдыру, 20 процентына исә күпь­еллык үлән чәчү кирәк, –ди Фатыйх ага.

Аның әйткән һәр сүзен кунаклар үз йөрәкләре аша уздыргандыр, күрәсең. Шәх­си тәҗрибәдән чыгып бирел­гән җавап икенче төрле яңгырый шул инде.

– Югары уңыш аласың килсә, барысын да алдан кайгырт. Әйтик, бөртекләрне калибрлаганда аның сыйфатына, авырлыгына игътибар итәргә онытма. 1000 бөртек­нең авырлыгы 50 граммнан ким булмаса яхшы. Димәк, ул 5 тамыр бирә. 20 граммлы булса – 1 тамыр.

Хәзер органик ашламаны кырга чыгару кими. Элегрәк гектарына 7-8 тонна чыгара идек. Минераль ашламаның да чамасын белү кирәк...
Удмуртиянең Мичурин исемендәге хуҗалык җитәк­чесе Владимир Капеев, “Киг­бай-Агро” җитештерү кооперативы рәисе Михаил Широбоков, “Заря” хуҗалыгы җи­тәкчесе Валентин Владимиров һәм башкаларны кайчандыр Татарстан хуҗалыкла­рында актив кулланылып та, бүген онытылып барган дым саклау ысуллары аеруча нык кызыксындырды. Фатыйх ага әйтүенчә, гап-гади чаралар күреп тә, көзен һәм язын туфракның өске катламында тупланган дымның 70-80 процентын саклап калып була. 


Камил СӘГЪДӘТШИН

109 | 30.07.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Trending Articles


Иминлек догасы