Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Нурлатта агитпоезд юлга чыкты

$
0
0
31.07.2014 Авыл
Иҗади чыгышлар вакытында сәламәтлекне тикшертергә, чәчләрне тәртипкә китерергә була

“Сөләйманов Ә.И” КФХның Аксумла янындагы бодай басуында комбайннар гүелдәвенә күңелле музыка тавышы да кушылды. Район үзешчәннәре, чәчтараш һәм шәфкать туташыннан торган агитпоезд үз эшен нәкъ менә биредән башлады.

– Шундый җитди эш вакытында комбайнчыларны ял иттереп алу да кирәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина.

Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең иҗади чыгышларын бүләк иткән вакытта теләүчеләр сәламәтлекләрен тикшертеп, чәчләрен тәртипкә китереп ала алалар. Алдынгыларны бүләкләп, аларга сертификатлар һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырыла, дип белдерә “Дуслык” газетасы. 




| 31.07.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Trending Articles


Иминлек догасы



<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>