Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

“Болгар радиосы”, “Татар радиосы” , “Курай “, “Тәртип FM”нар волейболда көч сынашачак (ФОТО)

$
0
0
05.08.2014 Матбугат
13 август кичке 5тә “Су спорты төрләре Сарае” янындагы мәйданда Татарстанда татар телендә эфир тотучы күпчелек радиостанцияләр алып баручылары, җитәкчеләре катнашында пляж волейболы буенча турнир утәчәк. “Болгар радиосы”, “Татар радиосы” , “Татарстан”, “Курай “, “Тәртип FM”, "Күңел" радиосы алып баручылары катнаша.

Шулай  ук радиостанцияләр җитәкчеләре катнашында vip уен да көтелә. Матч араларында эстрада йолдызларыннан ялкынлы, җырлы-моңлы сәлам яңгырар. Район һәм башка шәһәр радиостанцияләре дә командаларга бүленеп уенда катнашачак. 

Киләсе елга радио алып баручылары пляж спорты төрләре буенча спартакиада да уздырырга планлаштыра. Җырчыларның, театр артистларының сабантуйлары булган кебек, радио алып баручыларның да бергә җыелышып аралашуына булышлык итүче чара булырга тиеш диләр.

Сезне дә татар радиостанцияләре арасында беренче тапкыр уздырылучы пляж волейболы турнирына чакырабыз.  Яраткан радио, алып баручыларыгыз өчен җан атыгыз. Керү бушлай.

Ә бүген, 5 август көнне "Болгар радиосы" хезмәткәрләре беренче күнегүләрен үткәрде. Тренировкадан фотолар:

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10


---

--- | 05.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>