07.08.2014 Экология
“Россия аллеясе” Бөтенроссия акциясе кысаларында, республика символына теге яки бу агач өчен 25 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы. Бу тавыш бирүдә юкә (32 процент) һәм имән (28 процент) лидерлык итә. Татарстанда яшәүчеләр нәкъ менә шул агачларны республиканың яшел символы итеп күрергә тели.
---
--- | 07.08.2014

Тавыш бирү башланганда, нарат өстен чыккан иде, әмма хәзер җыелган тавышның 15 процентын гына тәшкил итә.
“Россия аллеясе” Бөтенроссия акциясе кысаларында илнең яшел символларын сайлау буенча ачык онлайн-тавыш бирү 31 августка кадәр дәвам итә.
Тавыш бирү “Россия аллеясе” акциясенең рәсми сайтында үткәрелә.
---
--- | 07.08.2014