09.08.2014 Спорт
Ярышларда егермегә якын илдән 25 ир-ат һәм 9 хатын-кыз катнаша. Ир-егетләр бүгенге тантаналы ачылыштан соң көндезге өчтә үк ярыша башлады. Хатын-кызлар исә 9 август көч сынашачак.
Райнур ШАКИР
--- | 09.08.2014
Ярышларда егермегә якын илдән 25 ир-ат һәм 9 хатын-кыз катнаша. Ир-егетләр бүгенге тантаналы ачылыштан соң көндезге өчтә үк ярыша башлады. Хатын-кызлар исә 9 август көч сынашачак.
Казанда оештырылган хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы ярышлары әле тәүгесе. Мондый экстремаль суга сикерү ярышлары беренче тапкыр узган ел Барселонада су төрләре беренчелегенә кертелгән булган. Казанда узучы Дөнья кубогы ярышлары үзенә күрә 2015 елда Татарстан башкаласында оештырылачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек булып тора.
Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар 10 августта тәмамлана.
Райнур ШАКИР
--- | 09.08.2014