Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Казанда Театраль солянка булачак

$
0
0
11.08.2014 Шоу-бизнес
Күп санлы тамашачыларның соравы буенча “Театраль солянка” янәдән Филармония сәхнәсендә.

Илназ Баһ бакчачы, хатыны IndiVa, кайнанасы Әлфинә Әзһәмова. Көннәрдән бер көнне, Илназ гаиләсен Төркиягә ял итергә җибәрә. Ә үзе дусларын - Раяз Фасихов, Руслан Кираметдинов, Ринат Рахматуллинны шашлык ашарга чакыра. Әлбәттә, кызларсыз күңелсез, шуңа да Ләйсән Гыймаева, Ландыш Нигъматҗанова, Алина Даутова егетләр янына иптәшкә килә. Шулай, рәхәтләнеп күңел ачканда, бакчага янгын сүндерүче чибәр Ришат Фазлыйәхмәтов килеп төшә. Шулвакыт бакча яныннан яшь пар узып бара – Айгөл Рахимова белән Рәсим Фасихов. Һәм нәкъ шушы бакча буенда Рәсим үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый. Илназ Баһның күршесе Илдар Әхмәтовның да кунакка керәсе килә, әмма юк, хатыны Иркә җибәрми. Илдар урынына бер-берсен яратучы гаилә дуслары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар хисле уллары Ленар Сәйфиев белән кунакка килә. Менә шулай шау-гөр килеп ята Баһның бакчасы.

18 сенябрь көнне артистларны гадәти булмаган кыяфәттә “Филармония” залында күрергә ашыгыгыз. Бу гади концерт түгел, алып баручыларсыз музыкаль театр. Режиссер: Гөлназ Сафарова.

18 сентябрь, Филармония,
Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77.



 




|

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>