9-11 сентябрьдә Алма-Ата шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре үтә. Камаллылар М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия драма театры сәхнәсендә 3 спектакль тәкъдим итәчәк. Соңгы тапкыр Камал Театры Казахстанда 2007 елны булган иде.
Татар театры труппасы Алма-Ата шәһәренә гастрольләр белән беренче тапкыр 1964 елда бара. Ул вакытта 7 спектакль алып барыла, шул исәптән, татар драматургиясенең классик әсәрләре: Кәрим Тинчурин - “Зәңгәр шәл” һәм “Казан сөлгесе”, Нәкый Исәнбәт - “Гөлҗамал” һәм “Зифа”. Беренче гастрольләрдән соң Камал Театры Алма-Атада тагын 5 мәртәбә була.
2014 елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Акадеия театры гастрольләре М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия драма театры сәхнәсендә 9-11 сентябрьдә үтәчәк.
Гастрольләр афишасында 3 спектакль: татар театры мэтро артистлары катнашында Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы”, 2012 елның шаулы премьерасы - “Мулла” Туфан Миңнуллин һәм 24 ел буе сәхнә тотучы “хит”-спектакль “Гөргөри кияүләре” Туфан Миңнуллин.
|