Шәһәрләрдә бушка wi-fi урыннарны булдыру эшен җәелдерә генә башлаганнар иде – булмады. Монда да киртә барлыкка килде дип көрсенәләр. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, кеше паспорттагы мәгълүматны күрсәткәч кенә бушка булган чыбыксыз Интернетка тоташа алачак, дигән фәрманны имзалады.
Җәмәгать урыннарында бушка Интернетка күнеккән кешеләр бу яңалыкны, йомшак иттереп әйткәндә, шатлык белән кабул итмәде. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе паспортны күрсәтү шартына риза түгел, алар wi-fi белән кулланмаячакбыз ди. Ә сез чыбыксыз Интернет кулланасызмы, паспортны күрсәтергә әзерсезме?
Тәбриз ЯРУЛЛИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
– Мин моны берникадәр кешеләрне контрольдә тотар өчен эшләнә дип уйлыйм. Хәзер фикер белдерү урамда түгел, ә Интернет киңлекләрендә. Шуңа да бу карар ярдәмендә күзәтүчелекне көчәйтергә уйлыйлар. Террористларны, җинаятьчеләрне тотарга уңайлы дип акланалар, әмма хәзер спутниклар кесә телефоны булган кешенең кайда басып торганына кадәр күрсәтә, кем белән ни турында сөйләшкәнне беләләр. Җинаятьче начар гамәлен тормышка ашырыр өчен җәмәгать урынына килеп, паспорт мәгълүматын кертеп утырмаячак бит инде. Ул башка юлларны табачак. Кулланмыйм дип әйтә алмыйм, минем берни дә яшерәсем юк, әмма бу уңайсызлыклар тудырачак.
Данил СӘФӘРОВ, күптөрле татарча Интернет-проектлар авторы:
– Бу тәртипнең нәкъ менә бүген барлыкка килүе очраклы түгел. Мәгълүмати сугыш бара һәм яңа канунны чыгаручылар бу “очраклылык”ны инкарь дә итми бугай. Соңгы арада түрәләрдән гел нәрсәнедер тыю, чикләү турында ишетәбез. Бу, бер яктан, бераз куркыта да. Әмма, төптән уйлап карасаң, бу яңа тәртип канун бозмый гына яшәүчеләр өчен бернинди авырлык тудырырга тиеш түгел. Контроль арта, ди кайберәүләр. Минемчә, реаль тормышта кануннар нинди, Интернетта да шул ук булырга тиеш. Алайса, онлайнда күпләр батыраеп китә: мыскыл итәләр, яныйлар, пычрак аталар. Һәр кеше үз сүзе өчен җаваплы булырга тиеш. Интернетта һәр адым өчен конкрет кеше җаваплы булырга тиеш. Анонимлык – сүз иреге күрсәткече түгел. Финанс җинаятьләрне инде әйтеп тә тормыйм. Әйтик, минем күптән түгел генә Яндекс. Деньги ресурсыннан 2 меңнән артык акчамны урладылар. Әгәр угры исемсез-атсыз рәвештә Интернетка очраклы wi-fiдан кергән булса, аны таба алмаслар инде.
Евгений ХӘМИТОВ, галим:
– Метрода булсам, бушка wi-fi кулланам, кафега да бушка булган Интернет өчен барам. Казан Европа шәһәрләренә охшый башлаган иде, хәтта башкалада йөргән берничә автобус маршрутында да wi-fi Интернет бар. Уңайлы бит! Әмма оператор миннән паспортымны сорый башлый икән, аның белән кулланмаячакмын. Операторлар болай да безне күзәтә, ни язганыбызны, кем белән аралашканны белә. Ни өчен тагын мондый чикләүләр кирәк булды? Метрода барганда Интернетка тоташам икән, мин берничә реклама карарга мәҗбүрмен, хәзер паспортны да язып утырырга кирәк булачак, вакыт күп сарыф ителә.
Эльмир НИЗАМОВ, композитор:
– Wi-fiны актив кулланам. Әмма Медведев карарны имзалаган икән, буйсынмый нишлисең? Интернет барыбер кирәк, бушка булуы уңайлы. Мондый фәрманның нигә кирәклеген аңлап бетермим. Бездә барысын да катлауландырырга яраталар инде. Ни дисәң дә, операторларга шәхси мәгълүматны саклау өчен җавап та тотарга туры киләчәк. Бу өстәмә мәшәкать. Таиландта бушка Интернеттан кулланган кеше паспортны күрсәтергә тиеш. Тик Интернеттан кулланучылар саны кимемәгән.
115 | 09.08.2014