13.08.2014 Җәмгыять
Россия Тикшерү комитетының Идел буе төбәкара табигатьне саклау тикшерү идарәсе органнары тарафыннан Кукмара районының Өлге авылында яшәүче ир авыру сыер сатып алуда һәм аны ветеринария бүлегендә теркәмәү һәм тиешле вакциналар ясатмауда гаепләнә.
---
--- | 13.08.2014

Идарәдә хәбәр итүләренчә, ир-ат РФ Җинаять кодексының 249 нчы маддәсенең 1 нче часте (ветеринария кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында башка авыр нәтиҗәләргә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, гаепләнүче 26 июль көнне сыеры авыру халәттә булганлыктан, малын суярга мәҗбүр булган, әмма ветеринария контроле хезмәтенә хәбәр итмәгән. Мал чалуда катнашкан ир-ат, түләмә йоктырып госпитализацияләнгән. Ветеринария экспертизасы йомгагы буенча, суелган терлек итендә түләмә чирен тудыручы вируслар табылды.
---
--- | 13.08.2014