Без куллану һәм хезмәт күрсәтү артып торган постиндустриаль җәмгыятькә кереп барабыз. Көнкүрешебездә кая карама электроника. Гаиләләрдә хәзер бер генә түгел, берничә компьютер, берничә телевизор, хаҗәте, кирәклеге әллә булган, әллә инде гел булмаган башка электрон “вак-төяк”.
Автомобильләребез дә электрон җиһазлар белән дыңгычлап диярлек тутырылган. Шуңа да карамастан без анда әле бик теләп өстәмә “тәтиләр” – төрле видеорегистраторлар, антирадарлар куябыз. Без бүгенге тормышыбызны гелдән-гел алыштырылып, кәттәрәге алынып торылучы кесә телефоннарысыз, файдасы да, зарары да булган, кесәгә дә ярыйсы суккан башка бик күп төрле “уенчык”ларсыз күз алдына да китерә алмыйбыз...
Әзерне кулланырга була инде ул. Зур акыл кирәкми.Төймәләргә баскаларга, теләгәндә, маймылны да өйрәтергә мөмкин. Шул өлкә белгече буларак әйтәсем килә: сез аны менә җитештереп карагыз. Теләсә нинди җитештерү ул – күпмедер иҗат. Катлаулы җиһаз ясый белү исә шуңа өстәп булдыклылык та. Электроника җитештерү кемнәргәдер миллиардлар белән исәпләнгән даими табыш китереп тора. Ни кызганыч, Россиягә генә бу кагылмый. Электрониканы биредә бөтенләй юкка чыккан сәнәгать төре дип тә атарга булыр иде. Зеленоградта әлегә исән бердәнбер “Микрон” берләшмәсе булмаса. Кайчандыр булган йөзәрләгән завод, фәнни институтлар белән чагыштырганда бер берләшмә күлдәге тамчы, әлбәттә. Хәер, сәнәгатьнең кайсысы гына исән-сау, сәламәт соң бездә?..
Бүген өлкән туганыбызның, бәхетсезлек булмаса, бәхет тә килмәс иде дигән мәкален искә төшереп, Көнбатыш керткән санкцияләргә өмет тотар идек, алар электроникага кагылмый. Чөнки безгә ул күбрәк Кытайдан керә.Бүгенге дөньяда бик үк рәсми булмаган хезмәт бүленеше күзәтелә. Акыллы башларны күпләп үзенә җыйган Көнбатыш яңа технологияләр, инновацияләр тудыра. Кытай исә шуларны кулланып, олы бер җитештерү үзәге – гигант завод сыйфатында балалар уенчыкларыннан башлап компьютерлар, автомобильләргә чаклы барысын да “штамплап”, ясап тора. Россия – чимал базасы: ярты дөньяны нефть, газ, металл белән тәэмин итеп килә. Билгеле, мондый бүленеш күпмедер шартлы. Беркем дә андый специализация – вазыйфа бүлешү хакында килешү төземәгән. Барысы да теге яки бу илнең икътисадый булдык-лылыгына һәм теләк, мөмкинлекләренә карап. Технологияләр, фән үзәге булган Европа белән Америкада да җитештерү дә, күпмедер чимал чыгару да бар. Тик бөтен хикмәт күләмдә һәм пропорцияләрдә. Чимал дигәндә, елына 600 миллион тонна җир мае чыгарып, шуның зур өлешен сатып ятучы рекордчылар бары без генә.
Электроника – фән белән бик тә тыгыз бәйләнгән тармакларның берсе. Алдынгы фән юк, финансланмый, дәүләт тарафыннан якланмый, бизнес исә нәрсәгәдер акча салудан бигрәк алуны, аның тиз әйләнешен кайгырта икән, электроника да юк дигән сүз. Советлар Союзы заманнарында җитештерү бераз аксаса да, электроника фәне Көнбатыш дәүләтләрендәге фәннән бер карышка да артка калмыйча килде. Электроникада технологик үлчәм (технологический размер) дигән төшенчә бар. Ягъни детальне, электрон компонентны ясаганда мөмкин булган иң кечкенә үлчәм. Узган гасырның 80 елларында ул АКШ белән Япония өчен дә, СССР өчен дә 1 микрон чамасы иде. Хәзер бу сан электроникалы илләрдә 0,07 микрон (70 нанометр). Зеленоградтагы лабораторияләрдә дә, имеш, шул санга якынлаша язганнар. Тик Ом законын да белмәгән элекке “баш энергетик” Чубайс РАО ЕЭСка ясин чыгып, нанотехнологияләр белән җитәкчелек итәргә куелганнан соң нанометрлар гомумән киредән микронга, сантиметрга әйләнеп куймагае.
Фәннән баш тарту – киләчәктән баш тарту белән бер икәнен аңлатып тору кирәк микән? Чимал сату да илне чыгарып сатуга тиң. Ахыр чиктә, фәнне үстерүдән килгән һәм киләчәк файда нефтьтән кергән файдага караганда һәрчак зуррак икәнен исбатлап тору да артык. Акыллы дәүләтләрдә иң мөшкел хәлдә дә аннан баш тартмыйлар. Бу җәһәттән 2009 елны АКШ Президенты Обама әйткән сүзләрне дә искә алып китәргә кирәктер. “Кризис вакытында фәнне финансларга кирәкми диючеләргә беркайчан да ышанмагыз. Фән үзе үк безне колактан тартып кризистан чыгармагае”. Ә без – пешмәгәннәр постиндустриаль җәмгыятькә бар булган фәнне һәм җитештерүне, шул җәһәттән электрониканы да юкка чыгарып атладык.
Виртуаль диярлек фән, виртуаль дөнья, җитештерим дисәң шактый мәшәкатьле эш шул ул электроника. Ул гына да түгел, бездә аны баш катырып җитештереп тормау бәланең бер ягы булса, сатудагы хилафлыкларны исә икенче бәла дияргә дә мөмкиндер. Шул ук Кытай электроникасына бәяләр Россиядә, Европа һәм Америка белән чагыштырганда, 20-50 процентка артыграк икәне билгеле. Хезмәт хакын ул илләр белән чагыштырып исәпләгәндә заманча яшәү теләге бездәге гаиләләргә хәтсезгә кыйммәткәрәк төшә булып чыга. Заманча яшәү дигәннән, сүзне йомгаклап, бер кызык һәм гыйбрәтле мисал китереп үтәсе килә. Көнбатыш илләрендә электроника хәтта ки җәмәгать бәдрәфләренә чаклы үтеп кергән. Күз алдыгызга китерегез: тулысынча компьютер белән идарә ителешле, бар җиһазы ялт итеп торган, идеаль чисталык хөкем сөргән урам туалеты. Бөтен җирдә датчиклар. Ишектә генә түгел, идәндә, стеналарда, кул юу җайланмасында да. Унитазда (теләсә нинди бәдрәфнең төп җиһазы ич) исә берничә.
Телевизордан безнең бер туристның шундый кабинага кереп, чыга алмыйча газаплануын көлеп сөйләгәннәр иде. Ярыкка акча салып эчкә кергәннән соң ишек үзеннән-үзе бикләнгән дә, хаҗәтләр башкарылгач та берничек тә кире ачылмый икән. Кнопка-фәлән дә юк, инструкция дә күренми. Мескен турист яңадан унитаз капкачын күтәрә дә, анда аз гына утырып торып, су агызгач капкачны кире ябып карый – ишек бикле. Яңадан кулларын кран астына тыга, автомат рәвештә ага башлаган суда кулын янә югандай итә. Кулын алгач су килүе туктый, тик ишек барыбер ачылмый. Тышта калган иптәше ярыкка акча төшереп, бәдрәфкә ришвәт тә тәкъдим итә – компьютер акча алмый, нәтиҗә юк. Әсир турист, өченчесендә бар булган хәрәкәтләрне барысын да тагын бер тапкыр кабатлап, кулларын киптерү җайланмасы астыннан алгач кына ишек ачылып китә. Ә икенче берәү исә тагын да көлкелерәк хәлдә кала. Ул, Россиядәге гадәт буенча, унитаз өстенә аяклары белән менеп баса. Компьютер мескен башта аңлый алмый: идәнгә басым юк, димәк, эчтә кеше заты да юк – датчик шулай ди. Шул ук вакытта унитаз өстенең пычраклыгы сизелә. Бәдрәф пычрак булырга тиеш түгел: өскә урнаштырылган махсус душтан бөтен кабинага дезинфекцияләүче су сибелә башлый. Тик ишек бу очракта да бикле, ачылмый. Кысталган башка берәү килеп тыштагы ярыкка акча салгач кына күшеккән россияле, бүтән үлгәндә дә кермим монда дип, кабинаны ташлап чыгып чаба...
Электрониканы ясый белмәсәк тә, тулы хутка кулланабыз дияр идең, мондый мисаллар дөрес итеп куллануның да кайбер очракларда проблема икәнен күрсәтә бит.
Наил ШӘРИФУЛЛИН
117 | 13.08.2014