Әнием Минзифа, әти үлгәч, миңа 5 яшь вакытта күрше авылдагы Мулланур абыйга кияүгә чыкты. Аннан соң бер- бер артлы ике туганым дөньяга килде. Шөкер, үги әти мине кимсетмәде. Киресенчә, үз балаларына караганда күбрәк яратты әле. Минем үз әтием Самат бик усал кеше булган. Әнине урлап алып кайткан була ул. Миндә әтинең чалымнарын күреп, әнинең ачуы чыга иде. “Карап торышларың нәкъ әтиең”, – дип еш әйткәләде.
Баксаң, әти әнине бик тә җәберләгән. Төннәрен йоклатмаган. Көндезен гел эшләтеп торган. Әни бичара биш ел гомерен бик авыр уздырган. Аерылып киткән чаклары да булган. Бала хакы дип тагын кушылган.
Кыз бала әнисенең язмышын кабатлый, диюләре хак икән. Мине дә яраткан егетемнән аерып башка берәү урлап китте. Ул төнне бик елап чыктым. Иртәгесен башым авыртканга түзәрлек түгел иде. Бөтенесе йоклаганда, мин бер дә күземне йоммадым. Төнлә качарга дип урамга чыктым. Тик, гөнаһ шомлыгына, этләре өреп эшне бозды. Шул тавышка өйдәгеләр уянды. “Бәдрәфкә генә чыккан идем”, – дип котылдым.
Таң атты. Иң элек көзгегә барып чәчләремне карадым. Алар бер төндә агарган иде. Бермәлгә башымнан кырык уй узды: “Азатымнан башка нишләрмен? 19 яшеңдә 32 яшьлек ир-атның хатыны бул әле”. Уйларымннан каенана булган кешенең тавышы уятты. “Көзгегә карар өчен килен булып килдеңме? Әнә сарайда ике сыер көтеп тора. Бабайлар килгәнче, савып кер”.
Ничек сарайга чыкканымны, сыерларын сауганымны хәтерләмим. Шуннан соң табын әзерли башладык. Өйлә турыннан соң, безгә никах укыдылар. Күңелем әллә кая еракта булса да, мин ниндидер бер ирнең хатыны булачагымны аңлый идем. Әни дә, туганнарым да мине яклап сүз әйтмәде. Бөтен кеше таралышып беткәч, әкренләп өй җыештыра башладым.
Ирем булган кешене белә идем. Эчеп кеше көлдереп йөргән кеше түгел. Тик менә үзенең ниндидер сөйкемсез сөяге бар – һич кенә яратып булмый шул. “Язмышымдыр, дип сабыр итәргә тырыштым. Кич җиткәч, беренче төн куркытты. Мин әле яшь кыз идем. Тик, ни гаҗәп, ирем яныма да килеп карамады. Шулай итеп, бер атна вакыт узды. Ирем кочаклап үбүләрне дә белми. “Әллә сине мәҗбүри өйләндерделәрме? Мине урлаган кебек”, – дип сорарга булдым. “Туебыз узсын әле. Законлы хытыным булгач кына бергә булырбыз”, – диде бу.
Шулай итеп без 14 ел яшәдек. Туганнарым еш кына: “Нигә бәби алып кайтмыйсың?”– дип аптырата иде. Ә мин, ни әйтергә дә белмәгәч, вакыты җитмәгәнгә, дип әйтә килдем. 33 яшем тулган көнне сабыр канатым сынып, 46 яшьлек иремне ташлап чыгып киттем.
Бу йортта мин хезмәтче булдым. Кош-корт асрап, сарыклар көтеп, сыер савып гомерем узды. Күптәннән аерылыр идем дә, әниемнән куркып яшәдем. Мин килгәндә каенана да чытырдап тора иде әле. Ирем кул күтәрмәсә дә, теле начар иде. Кибеттә тоткарлансам да, ишетмәгәнне ишетә идем. Ирем белән арада якынлык булмаганын беркемгә дә сөйләмәдем. Тик бервакыт сыйныфташ кызым мин яшәгән урамга гаиләсе белән кунакка кайтты. Җиләккә бергә бардык. Беренче тапкыр Айсылуга үз тормышымны сөйләп бирдем. Ул телсез калды. “ Яшь гомерең узып бара. 14 ел буе ничек түзеп яшәдең? Балаларың булмагач, ни пычагыма аерылып китмәдең?” – диде. Мин барыр җирем булмаганны, әти-әниемнең күптән вафат, туганнарымның үз тормышы икәнне сылтау иттем.
Ял көне иде бу. Айсылу бик үткен булып чыкты. Минем иремнең районга киткәнен көтеп торды да кереп киемнәремне җыешты. Тиз генә үз машинасына шуларны чыгарып куйды. Кулыма ак кәгазь белән ручка тоттырды. “Мине эзләмә”, – дип язарга кушты. Кичке якта мин алар машинасына утырып, ничә ел хезмәт иткән йортымнан чыгып киттем.
Ирем мине эзләп маташмады. Айсылу үзе эшләгән оешмага эшкә урнаштырды. Матур киемнәр алып бирде. Үзләрендә яшәргә калдырды. Бер ел шулай яшәгәч, Илфат исемле егет белән таныштым. Миннән 4 яшькә кече егеткә ияләнү авыр булды. Мин аңа үз тормышымны сөйләп торуны кирәк тапмадым.
35 яшемдә янә кияүгә чыктым. Бу юлы бар да кешечә булды. Гөрләтеп туй да уздырдык, балдаклар алыштык. Бер ел дигәндә игезәк кызларыбыз туды. Илфат мине өрмәгән урынга да утыртмый. Элеккеге елларымны искә дә аласы килми. Әмма мине бәхетсез иткән, ничә еллар хезмәтче итеп тоткан кешегә үпкәм зур. Чәчәк кебек гомеремне аның белән уздырганыма ышанасым килми. Мине бу мәхшәрдән коткарган өчен Айсылуга мең рәхмәтләр укыйм. Газета укучыларга шуны әйтәсем килә: язмышымдыр, дип барысына түзеп яшәргә кирәкми икән ул. Кайчак язмышны бер үзебез язабыз түгелме?
ЛИЛИЯ
118 | 15.08.2014