Җәйнең соңгы ае да үз экваторына якынлашты. Каникул башлануга кайсы кая таралышкан укучылар яңадан мәктәп бусагасын атлап, укырга керешүенә дә санаулы көннәр калып бара. Уку йортлары аларны каршы алырга әзерме соң?
1 сентябрьдә Татарстанда 1477 гомумбелем бирү учреждениесе үз укучыларын каршы алачак. Һәр уку йорты яңа уку елын яңарып каршы алырга тырыша. Бер төркем мәктәпләргә капиталь төзекләндерү программасына эләгү бәхете елмайды. Калганнарында исә биналар ата-аналар һәм хәйриячеләр ярдәме белән тәртипкә китерелә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә белем йортларында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта билгеләнгән эшләренең 94 проценты башкарылган. 25 августка барлык мәктәпләр дә тулысынча әзер булыр дип планлаштырыла.
Яңа уку елы башланыр алдыннан, ел саен мәктәпләрнең әзерлеге тикшерелә. Беренче чиратта, билгеле, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча таләпләргә игътибар итәләр. Шуңа да уку йортларын кабул итүдә соңгы сүзне “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары әйтә.
Белем бирү учреждениеләренең торышын энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр. Чыгу урыннарының ачык булуы, электр приборларының төзеклеге һәм янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлеше, спорт җиһазларының тиешенчә беркетелүе, ризык әзерләүдә санитар-гигиеник кагыйдәләрнең үтәлеше, бүлмәләрдә яктылык төшү, парта, өстәл, утыргычларның дөрес сайлануы - мәктәптә балаларга уңайлы һәм имин мохит булдыруда боларның барысы да бик мөһим.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә янгынга каршы таләпләр 614 мәктәптә генә тулысынча үтәлгән. Калган уку йортларында вак кына булса да җитешсезлекләр табылган. Җитди кагыйдә бозулар табылмаган, күбесе режим характерда: ремонт эшләре белән бәйле рәвештә эвакуация планнары эленмәгән, эвакуация юлында парта, урындыклар тора, янгын сүндергечләр бинаның һәр катына таратылмаган.
Роспотребнадзорның да уку йортларына карата шелтәләре бар. 697 мәктәп 1 сентябрьгә кадәр бер төркем җитешсезлекләрне төзәтергә тиеш. Хәзерге вакытта 379 мәктәптә Роспотребнадзор таләпләре үтәлгән.
Ата-аналар да уку чорына әзерләрен башлады. Сүз уңаеннан, быел Татарстанда 39 меңнән артык малай һәм кыз беренче сыйныфка укырга керә. Балалар үз тормышындагы бу мөһим вакыйганы зур дулкынлану белән көтсә, әти-әниләрнең күпчелеге нарасыйларын мәктәпкә әзерләү мәсьәләләре хакында баш вата. Дәфтәр-каләм, рәсем альбомы, карандаш, пенал, кием-салым, аяк киеме, букча – һәммәсе кирәк. Сәүдә үзәкләрендә ыгы-зыгы күзәтелә башлады инде. Август ае - канцелярия товарлары, мәктәп формасы сату белән шөгыльләнүчеләр өчен керемле вакыт. Ә укучы баласы булган ата-аналар өчен - иң чыгымлы чор. Intertat.ru баланы мәктәпкә әзерләү өчен кирәк-яракларны санады.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
| 15.08.2014