Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Халык хастаханәләрдән зарлана

$
0
0
16.08.2014 Медицина
Ел башыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сервисның “хастаханәләр һәм сырхауханәләр” категориясе буенча 409 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның 204е модерацияне уңышлы үтеп, эшкәртүгә тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Мөрәҗәгатьләр арасында сәламәтлек саклау учреждениеләренең кадрлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәве, белгечкә керү вакытын озак көтү, талоннар җитмәү, пациентларга хезмәт күрсәтү шартларының канәгатьләндерерлек булмавы, чыгым материаллары юклыгы һәм башкалар.

Шикаятьләрдән тыш, кулланучылар табибларга рәхмәт җиткергән мөрәҗәгатьләр дә калдыра, аларны система модераторлары кире кагарга мәҗбүр. 




| 15.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>