Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Күз яшьләрем төшәр бит...

$
0
0
18.08.2014 Җәмгыять
Күрше йорттагы Зөбәрҗәт апа белән еш кына балалар мәйданчыгында очрашабыз. Баксаң, карап торышка 65 яшьләр тирәсендәге бу ханымга 59 яшь кенә тулган икән әле.“Бик яшьли кияүгә чыктым. Дөресен генә әйткәндә, мине урлап киттеләр. Фазыл­ның бер-ике мәртәбә озатып кайтканы бар иде. Салырга яратса да, яшьләр арасында абруе зур.

Андый егетләр кызларга ошый бит. Мин дә аны ошаттым. Урлап киткәч тә сүз әйтмәдем”, – дип сөйләп китте Зөбәрҗәт апа.Яшь пар беренче елларда төп нигездә яши. Олы уллары тугач, йорт салып, башка чыгалар.– Балаларым бер-бер артлы туды. Алар белән мәшә­катьләр дә артты. Ике малай бит. Әтиләре сабыйларым өчен өзелеп торды. Балалар укырга кергән елны мин өченчегә авырга калганымны белдем.

Куркуга калдым. Та­биб­лар: “Сезгә башка бала табарга ярамый. Алып кайтмагыз”, – дигәннәр иде. Бу хә­бәр­не иремә җиткердем. Ул исә: “Аллаһы Тәгалә белми бирмәс. Кыз баладыр ул. Алып кайт”, – диде. Баланы җи­ңел кү­тәрдем. Ә менә табуы бик авыр булды, – ди Зөбәрҗәт апа.Кыз бала аяклары белән дөньяга килә. Табиблар ярып кына алмыйча, Зөбәрҗәт апа­ның үзенә таптыралар. Көчкә исән кала ул. “Кызым бик тере бала булып чыкты. Абыйлары да, әтисе дә бик яратты үзен. Мин дә “курчагым” дип кенә йөрттем”,– ди ул.Сәйдәгә 16 яшь булганда, Фазыл абый юл һәлакәтенә очрап үлеп китә. – Миңа ул вакытта 43 яшь иде. Кияүгә сорап килүчеләр дә булды. Тик балалар хакы дип чыкмадым.

Ике улым армиядә хезмәт итеп кайтып, өйләнеп куйдылар. Берсе – Казанда, икенчесе Чаллыда яши. Ә менә кы­зымның тормышы барып чыкмады. Ул моңа үзе гаепле. Әтисе үлгәч, иркенгә чыгып, егетләр белән йөри башлады. Бер сүземне дә тыңламады. Кайчак клубтан исереп тә кайта иде. Училищены бетергәч, эшкә дә урнашырга ашыкмады. Бер урында юньләп эшли дә алмый. Аптырагач, бер егеткә кияүгә бирдек. Бик акыллы кеше булып чыкты киявебез. “Әби” диясенә, “әни” дип өзелеп тора. Бер елдан кызлары туды. Балалар бә­хетенә сөенеп яши генә башлаган идем, тик шатлыгым озакка бармады. Авылдашларым кызымның эчеп йөри башлаганын әйттеләр. Баштарак ышанасым килмәде. Кия­вемнән сорарга булдым. “Мин туйдым инде. Беркайда эш­ләми. Эчеп кайта. Хәзер ике­шәр көнгә чыгып югала башлады”, – димәсенме! Менә ике ел шушы хәсрәт белән яшим. Юньләп ашаганым, йок­ла­ганым юк. Кызымны кая гына алып барып карамадык. Им-томчылар да, өшкерүче­ләр дә, сихер чыгаручыларга да, табибларга да күрсәттек. Тик нәтиҗәсе юк. Дәваланырга салыр идек тә, каршы килә. “Мин эчкече түгел”, – дип кенә җавап бирә. Гомер көз­лә­ремдә шулай саргаеп ки­бәр­мен дип кем уйлаган?

Бар назымны, җылымны биреп үс­тергән балам кеше янына чыгып йөрер­лекне калдырмады. Әле ул гынамы, бик күп тү­ләнмәгән әҗәтләре бар икән. Кайбер­ләрен түлим дә инде. Улларымнан күрмәгән­не, кызым күрсәтте миңа. Алга таба ничек яшәрмен, белгән юк. Тормышы рәхәт, гаиләсе бар, баласы үсеп килә. Шуңа сө­енеп кенә яшисе иде дә бит. Тик ул моны теләми. Әйткәнне дә тыңламый. Балаңа үз акы­лыңны биреп булмый икән шул ул!Зөбәрҗәт апаны бик озак тыңладым. Ул гел елап кына тора. Без сөйләшкән арада да, 7 яшьләр тирәсендәге оныгы янына йөгереп килеп: “Әбе­кәй, елама инде. Мин бит сине яратам”, – дип күз яшьләрен сөртеп китте.

“Шушы бала өчен борчылам. Кияү аерылам дип тора. Ул башкага өйләнсә, оныгым үги ана белән яшәр­ме? Кызым болай йөрсә, ана хокукыннан мәх­рүм итәрләр инде аны. Баланы миңа тәрбиягә би­рүче булмас. Соңгы елларда сәла­мәтлегем дә нык какшады. Оныгымны үстерә алмам дип куркам. Нәрсә булып бетәр, белгән юк. Ә менә кызыма бик рәнҗим. Ул ки­тер­гән кайгы-хәсрәт, аны уйлап түккән күз яшьләрем, йокысыз төннә­рем... Баласы хакына да туры юлга керми бит, ичмасам!”Кызгандым мин Зөбәрҗәт апаны. Бу кыз анасының күз яшьләрен кая куяр? Рәнҗеше төшсә, нишләр соң? Шушы сөйләшү дөньяга күземне ач 


Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА

119 | 16.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670