Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Нефть һәм сөт

$
0
0
28.08.2014 Икътисад
Соңгы көннәрдә нефтькә бәяләр төшә башлады. Июнь ахырында гына 116 долларга күтәрелгән бәяләр бүген иң кыйммәт бәяләнүче Brent маркалы нефтькә 102 долларга һәм аннан түбәнрәккә төште. Urals маркалы Россия неф­те исә 18 август көнне 98 долларга сатылып, шундук барлык анали­тикларның игътибарын үзенә җәлеп итте.

 Хәтта рус милләтче патриотлары сайты да: ”Нефтькә бәя төшү – Россиягә каршы ясалма рәвештә барлыкка ките­релгән чираттагы санкция”,– дип чаң сугарга тотынды. ”Санк­цияләр безне кө­чәйтә” дигән пози­циядән торып караганда, не­фть­кә  бәяләрнең берни­кадәр тө­шүе ул – хәерле фал һәм чын ватанпәрвәрләргә аннан куркырга кирәкми. Дөрес, түбә­нәю тагын да дәвам итсә һәм озак сроклы булса, сумның бәясе төшү, импорт товарларга бәяләр үсү белән бары­бызның да кесәсенә сугачак. ...Ләкин көчле патриотик дулкында нәкъ менә без үзебез, россиялеләр, Көнба­тыш белән кайбер икътисадый элем­тә­ләрне өзү, импорт­ны үз товарларыбыз белән алыштыру турындагы хыялларга бирелеп, тантана кичер­мәдек­мени? Көн­­ба­тыш­ның Россиягә каршы керткән санкцияләре Америка һәм Европаның үзенә дә сугачак дип тә шатландык һәм бу нигезле шатлык иде: бер без генә түгел, оппонентлар да, чынлап та, акча янчыкларын капшый. Бөтен дөньяда барган кризис фонында кемгә каршыдыр санк­цияләр кер­тү – ул үз-үзеңне чикләү ди­гән сүз, монысы да хак. Россия җитәкчеләре океан артыннан санкцияләр яң­гыры ява башлагач, аларны ”контрпродуктив” дип атаганда, аз гына да ялгышмадылар. Моның шулай икәнен Россия Хөкүмәте Көнбатыш­тан азык-төлекң кертүне тыйгач тагын бер тапкыр аң­лады: ике атна да үтмәде, халык бәяләр күтәрелә дип зар­лана башлады, һәм мәс­кәүле түрәләр бу юлы халык тавышын тиз ишет­теләр һәм санкция исемле­гендәге кайбер азык-төлек товарларына чикне ачтылар. Мондый сыгылмалылык хө­кү­мәтнең зирәк акылын күр­сә­тә һәм киләчәктә акрынлап башка ризык өчен дә чикләр ачылыр, моның өчен кулай формулировка табылыр дип өмет­ләнергә кирәк.

  Әмма ризык өчен чикләрне ачу белән генә чикләнергә ярамый, аны үзе­бездә җитештерү чараларын да күрергә кирәк. Югыйсә бәяләргә каршы штаб­лар корып көрәшү – шулай ук ”контропродуктив” ысул. Бәяләр барыбер үсәчәк, ә инде аларны йөгәнли калсалар, совет чорындагыча, дефицит ишек кагачак. Россия шартларында исә авыл хуҗа­лыгын күтәрү өчен бюджеттан акча эзләп мәшәкать­ләнәсе дә юк. Шул ук сөтнең бүгенге 11-12 сум булган сатып алу бәясен 30 сумга күтәрәсең, кибеттәге 50 сумлык сөт бәясен 40-45 сумга төшерәсең. Моның өчен сөт эшкәртү һәм сатуга монополияне юк итәргә генә кирәк. Меңләгән мини сөт эш­кәртү заводларын аякка бастыру аша гына сөтнең ки­бет­тәге бәясен түбәнгә тө­ше­реп була. Бу очракта без шуны күрә­чәк­без: сөтне утыз сумга алачаклар, утыз биш-кырыкка сатачаклар. Бәя күтәрүче­ләр оттырачак, чөнки халык конкурентлар сөтен алачак. Бу вәз­гыятьтә күп җитеш­тереп, күп сата алганда гына уңышка ирешеп була. Шушы чаралар күрелсә, Россия ел-ел ярымнан читтән сөт алуны, их­тыяҗ булмау сәбәпле, туктатачак, ике-өч елдан сөтне урнаштыру өчен тышкы базарлар эзли башлаячак.   Нефть бәясенә килгәндә, аның ясалма рәвештә тө­шерелүенә ышанмыйм мин. Бүгенге сәяси шартларда бер генә держава да нефть чыгаручы илләргә сатуны арттырыгыз дип бармак яный алмый. Ул чорлар инде артта калды. Нефть бәясе төшү – ул талгын кризис нәтиҗәсе. Сорау кими, сорау кимегәнгә күрә, бәя төшә. Билгеле бер түбәнәю чигенә җиткәч, не­фть­не кыен шартларда чыгаручы Төньяк илләре, табышны үзкыйммәт ашап бе­тер­гәнгә күрә, аны чыгаруны киметә­чәкләр. Менә шул чакта ул илләр йә товарларны үзлә­рен­­дә җитеште­рүне көй­ләргә мәҗбүр булачаклар, йә фетнә ялкынына чорналып, озакка сузылган фа­җи­гале сценарийга дучар булачак­лар. Кем кайсын сайлый инде. Соңгысын сайлаганда, Украина көнчы­гышын­дагы хәлләр бездә кабатланачак. Аерма шунда гына: качак статусы эзләп йөрер урын калмаячак.   Бөтендөнья кризисы салмак кына агышын дәвам итәчәк. Ул беркайчан да тукталмады, бары тик кредит механизмын эшкә җигеп, акча басып, аны томалап кына тордылар. Хәзер инде күрә­без: бурычка үсү потенциалы бетеп килә. Бөтен өмет эшләп үсүдә генә. Кайбер патриотлар хуп­лап каршы алган Донецк–Луганск иттурагычы дәүләтләр­нең үзара каршылыгын үсте­реп, кри­зисның агымын тизлә­тә. ...Һәм нефтькә бәяләр төшә баш­лый. Моны Көнбатыш­ның үче дип аңлаган ватан­пәр­вәрләр, куркуга калып, чаң сугалар. Чаң сугарга ки­рәкми, конфликтларга бул­ган мәхәб­бәт-дәртне басып, җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт. Нефть безне, ихтимал, соңгы кат кисә­тәдер. Якындагы көн­нәрдә дөнья­дагы хәлгә мө­нәсә­бәт­ле рәвештә ул күтә­релеп тә китәргә мөмкин, түбә­нәюен дә дәвам итә ала. Тик бер нәрсә хак: нефть долларына өмет баглау – үзеңне наркотиклар белән дәвалап, исән калырга тырышу кебек өмет­сез эш ул.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

125 | 27.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>