Рәзил – гап-гадәти татар авылында туып үскән малай. Гаиләдә алар бишәү: әти-әнисе, әбисе, абыйсы һәм Рәзил. Аңа хәзер 4 яшь һәм ул мультфильмнар карарга ярата. Иң яратканы – “Маша и медведь”. Күптән түгел Рәзил сөйләшергә өйрәнгән. Туганнары малай әйткән беренче сүзне ишетеп шатланып һәм аптырап калганнар. Эш шунда: 4 яшькә кадәр сөйләшмәгәннән соң аның әйткән беренче сүзе русча булган.
Гаиләдә һәм Рәзил үскән авылда бар кеше диярлек татарча сөйләшүгә карамастан. Рәзил әлегә берничә дистә генә сүз белә. Аларның да күбесе русча.
Баласы, оныгының русча мультфильмнар карап, рус сүзләре кабатлап йөрүен әйтүчеләр танышлар арасында берәү генә түгел. Казанда яшәүче 2 яшьлек Илүзәнең бабасы оныгы турында: “Әнисенә “мама” дип әйтә, – ди. – Юкса, гаиләдә барыбыз да татарча сөйләшәбез. Русча сөйләшә торган, еш күрешеп торган дуслары да юк әле”. Сөйләшү ахырында: “Мультфильмнар карый, мөгаен, шуннан өйрәнә”, – дип әйтеп куйды.
Ни өчен бала экраннан яңгыраган сүзләрне тизрәк отып ала? Бу аның туган телен белүенә зыян китермәсме? Бала кече яшьтән ике телне дә үзләштерә аламы? Баланы татарча камил сөйләшерлек итеп ничек тәрбияләргә? “Гаилә” сәхифәсенең бу санында шушы сорауларга психолог һәм әти-әниләр җавап бирә, тәҗрибә уртаклаша.
Казанның “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге психологы Ләлә Баһрамшина:
– Мультфильмнарның балага йогынтысы зур. Өлкән кеше дә, кино карый башлагач, мондагы тормышны онытып, тулысынча экрандагы вакыйгаларга чума. Ә бала бигрәк тә тиз мавыгып китә. Андагы төсләр, эмоцияләр, сюжет аны бөтереп ала. Ул геройларны кабатлый башлый. Күптән түгел генә бер әни килде. Бала ташлар ата, “үтерергә кирәк” дигән сүзләр әйтә башлады ди. Ул әтисе белән сугыш турында фильмнар карый башлаган булып чыкты. Әгәр баланың тормышында мультфильмнар күп урын алып тора икән, аны тормышны, вакыйгаларны позитив кабул итәргә өйрәтмибез икән, нәтиҗәнең шундый булуына аптырыйсы юк. Баланы экран каршына утыртып, үзегез эшләрегезне карарга китмәгез. Мультфильм карагач, аның белән сөйләшергә, вакыйгалар турында фикер алышырга кирәк. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуы, вакыйгалардан нинди нәтиҗә ясарга кирәклеген аңлатыгыз.
Мультфильмны ничә сәгать карарга кирәген бала түгел, әти-әнисе хәл итсен. Әмма “Җитте!” дип кистереп әйтеп кенә булмый. Ничә яшьтә генә булса да, бала күп нәрсәне аңлый. Шуңа күрә аның белән сөйләшергә, карашын киңәйтергә, башка кызыклы, мавыктыргыч өлкәләр дә барлыгын, уку, нәрсәдер өйрәнү кирәклеген аңлату тиеш. Өлкән кешенең бала белән аралаша белүеннән күп нәрсә тора.
Чит тел укытуны кайчан башларга?
Психолог сүзләренчә, бала ике телне дә параллель үзләштерә ала. Әнисе – бер милләттән, әбисе башка милләттән булган балалар бар. Мәсәлән, ул әбисе белән татарча, әнисе белән русча аралаша. Мондый бала, гадәттә, соң сөйләшә башлый. Аңа игътибарын ике тарафка юнәлтергә туры килә, шуңа күрә тел үзләштерү өчен күбрәк вакыт китә. Әгәр бала белән бер үк вакытта ике телдә сөйләшә башлаганнар икән, һәм икесендә дә өлкән кеше, сабый белән дөрес мөнәсәбәтләр корып, уртак тел таба белә икән, бала кайсы яшьтә генә булса да, әлеге телләрнең икесен дә үзләштерә ала. Бу аның өчен катлаулы түгел. Әгәр бала сау-сәламәт, тормыш сөючән, тормышка җайлашуы әйбәт бара, аңлап кабул итә икән, чит тел өйрәтүне дә кече яшьтән башларга мөмкин. 3 яшьтә балалар, гадәттә, мөстәкыйльлек күрсәтә башлыйлар. Баланың “телим”, “теләмим” диюенә дә колак салырга кирәк.
Айгөл Әюпова, “Үчтеки” проекты җитәкчесе, 2 бала әнисе:
– Татар телендә баланы бишектән тәрбияләү өчен кулланмалар бик аз. Материаллар җитми. Баласын татар телендә тәрбияләргә теләгән әти-әнигә күп эзләнергә туры килә. Танышларым арасында үзләре принтердан рәсемнәр чыгарып, карточкалар ясаучы, аларны китап рәвешенә китереп беркетүче әти-әниләр дә бар. Әзер материаллар булса, эш күпкә җиңел булыр иде.
Олы улыма хәзер – ике яшь ярым. Мин аңа татарча һәм инглизчә мультфильмнарны куям. Ни өчен рус телендәгеләрен куймыйм? Ул рус телен барыбер урамда өйрәнә. Берничә минут кына урамда уйнап керә, инде “спасибо”, “давай” дигән сүзләрне кабатлый башлый. Кызганыч, татар мультфильмнары баланың игътибарын озакка тотып тора алмый. Инглиз телендәгеләренә көндәш була алмый. Чит илнекеләр балага күп мәгълүмат бирә, төрле яклап үстерә. Татарчага тәрҗемә ителгән вариантлары булса, әйбәт булыр иде. Шулай ук укыганда аның өчен инглиз һәм рус телендәге китапларны татарчага тәрҗемә итеп барам. Сүзләрне ике телдә: татарча һәм инглизчә әйттерергә тырышам. Әлегә икесен дә әйбәт кенә үзләштереп килә.
Айгөл Фәйзрахманова, Арча педагогия көллияте укытучысы, 1 бала әнисе:
– Балага күңелле музыка яңгыраган, рәсемнәре тиз алмашынып торган мультфильмнар ошый. Татарчага тәрҗемә ителгән “Простоквашинодан өчәү” мультфильмын, “Бала белән күбәләк”не ошатты. Русчаларын да күрсәтәм. Кызыма ике яшь кенә. Ул әле күбрәк рәсемнәргә генә игътибар итә. Гадәттә, экран каршында озак утырмый, бераз карый да, нәрсәдер сорап, яныма килә, аннары тагын барып карарга мөмкин. Бергә китаплар укыйбыз, мин аңа шигырьләр сөйлим. Эт, песи авазларын әйтә, алар булып йөреп күрсәтә. Хәрефләрнең дә берничәсен белә. Әлегә татар телен генә белә. 4 яшьләрдән инглиз теле өйрәтә башларга уйлыйбыз.
Ландыш Нәсыйхова, “Салават күпере” журналының баш мөхәррир урынбасары, 1 бала әнисе:
– Баланы татарча камил белерлек итеп тәрбияләү гаиләдән башлана. Улыбыз туар алдыннан, өйдәгеләргә шундый шарт куйдым: 3 яшькә кадәр татарча гына сөйләшәбез. Шәһәрдә туып үскән, моңа кадәр үзара русча сөйләшкән туганнарыма башта читенрәк булды. Аннары ияләштеләр. Улыма озакламый 5 яшь тула. Яраткан мультфильмнарының берсе – “Жихарка”. “Микки Маус”ны, татарчаларны да карыйбыз. Татарчалардан иң ошаганы – “Сөткә төшкән тычкан”. Ләкин безнең мультикларда хәрәкәт, эмоция кимрәк, минемчә. Андагы төп герой һаман йөгереп йөри, тавышлана... Башта бала аларның эш-гамәлен кабатлый иде, аннары сүзләрне дә кабатлый башлады. Минемчә, баланың бер-ике рус сүзе кушып сөйләве куркыныч түгел.
Татар телен өйрәнергә үзем укырга өйрәнгән әлифба ярдәм итте. Русчабыз балалар бакчасына йөрүнең икенче көнендә үк җайга салынды. Инглиз телен әлегә өйдә карточкалар һәм “Салават күпере” журналындагы уеннар аша өйрәнәбез.
Белеп тор!
“Үчтеки” проекты
Бу сайтта шигырьләр, бишек җырлары, санамышлар, бармак уеннары, мультфильмнар, балаларны санарга өйрәтүче һәм башка кызыклы видеолар таба аласыз. Болардан кала, сайтта балалар өчен кызыклы китаплар исемлеге, балалар өчен инглизчә язылган китапларның татарчага тәрҗемәләре дә бар. Күптән түгел проект авторлары видеоәлифба ясый башлады. Әлегә “а”, “ә” һәм “т” хәрефләре әзер. Видеоларны YouTube.com сайтында да табарга мөмкин.
Сайты: http://uchteki.ru/
Вконтакте сайтындагы сәхифәсе: http://vk.com/uchteki
“Акыллым” проекты
Проект авторлары төрле темаларга карточкалар эшләгән. 1-4 яшьлекләр өчен ел фасылларының үзенчәлекләрен күрсәтүче, 3-8 яшьлекләр өчен сүзләр төзеп уйнау өчен “Укырга өйрәнәбез” җыелмасы, шулай ук төсләр, формалар һәм саннарны өйрәнү өчен карточкалар сатыла.
Вконтакте сайтындагы сәхифәсе: http://vk.com/akyllym
“Хәсән” Интернет кибете
Кибеттә каты тышлы китаплар, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен кулланма китаплар, “Безнең як җәнлекләре”, “Африка хайваннары” карточкалары, киселә торган әлифба, мультфильмнар, аудиодисклар, башка кирәкле һәм файдалы кулланмалар сатып алырга мөмкин. Товарларны Россиянең һәр шәһәренә китереп бирү дә каралган. Аларның күбесе Казан кибетләрендә сатыла. Тулырак мәгълүмат – сайтта.
Сайты: http://khasan.ru/shop/
Вконтакте сайтындагы сәхифәсе: http://vk.com/imkhasan
“Сабыем” проекты
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, мультфильмнар, китаплар, видеоязмалар, тәрбиячеләр өчен методик ярдәмлекләр табарга мөмкин.
Сайты: http://sabyem.ru
Вконтакте сайтындагы сәхифәсе: http://vk.com/sabyem
“Татармультфильм” берләшмәсе
Берләшмә татар мультфильмнары иҗат итә, дәреслекләр, сәнгатьле-анимацион басмалар, татар, инглиз, рус телләрендә биремнәр белән дисклар чыгара. Товарларны оешманың сайтында карарга була.
Сайты: http://tatarmultfilm.ru/
Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
126 | 29.08.2014