Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бүген Татарстанның кайбер районнарына томан төшүе көтелә

$
0
0
03.09.2014 Экология
Көзнең беренче чәршәмбесендә бөтен Татарстан Республикасы териториясе буенча алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан булуы фаразлана. Төнлә температура 4-9 градус җылы, ә республиканың көнбатыш районнарында 14 градуска кадәр җылы. Көндез һава температурасы – 17-22 градус җылы.

  Татарстан башкаласында төнлә температура 4-7 градустан югары булмаячак, көндез – 18-21. Ә 4 сентябрь төнендә 8-13 градус кына җылы булачак.
---

--- | 03.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>