Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Килене бала тудырырга киткәч, каенана йортка ут төрткән

$
0
0
03.09.2014 Җәмгыять
Кичә, 2 сентябрьдә, Нурлат районының Абрыскино авылында яшәүче бер әби өченче оныгы тууын ут белән каршы алырга булган.

Кичтән киленен бәби табарга озаткан әби улы белән әлеге олы вакыйганы “юып” алырга ниятли. Иртән улы эшкә киткәннән соң махмырдан айнымаган әби йортка солярка сибеп ут төртә. Чулпан янгын службасының аерым посты һәм 125нче янгын часте хезмәткәрләре вакытында сүндерергә өлгерә үзе. Әмма йортның эчке ягы зыян күрә, ә бәла чыгарган әби район үзәк хастаханәсенә озатыла, дип яза “Дуслык” басмасы.




| 03.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>