Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Яшел Үзәндә гөмбә җыйганда хатын-кыз югалган

$
0
0
04.09.2014 Җәмгыять
Яшел Үзән районының Идел буе-Кама тыюлыгына Осиновода яшәүче ирле-хатынлы гөмбә эзләп кергәннәр. Ир кеше гөмбәне шулкадәр бирелеп җыйган ки, хатынын күздән югалтуын сизми дә калган.

Бәхеткә, коткару төркемен чакырырга кирәк булмаган, - ир хатынын үзе тапкан. Бу пар биредәге урман белән яхшы таныш икән һәм аларда беренче тапкыр гына гөмбә җыймый. Бу юлы хатынны тычкан куркыткан һәм ул, кинәт йөгереп китеп, урманда ориентирын югалткан.

Шунысын да әйтергә кирәк: тыюлыкта үзбелдегең белән йөргән өчен 3-4 мең сум штраф каралган, дип белдерә Яшел Үзән җирле басмасы.


| 04.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>