04.09.2014 Фаҗига
Кичә Казан-Оренбург трассасының 36 километрында коточкыч авария булган. Hyundai Santa Fe кроссоверы, каршы як полосага чыгып, 12 модельле “Лада”га килеп керә.
---
--- | 04.09.2014
Кичә Казан-Оренбург трассасының 36 километрында коточкыч авария булган. Hyundai Santa Fe кроссоверы, каршы як полосага чыгып, 12 модельле “Лада”га килеп керә.
Авария исә Hyundai Santa Fe машинасының шәһәрара автобусны узып китәргә теләве аркасында килеп чыккан. Аның хуҗасы өлкән яшьтәге ир Чистай ягына таба бара торган булган. Бәрелгәннән соң, Hyundai Santa Fe кюветка барып оча.
12 модельле “Лада”ның алгы ягы карап булмаслык дәрәҗәдә җимерелеп бетә. Андагы 23 яшьлек пассажир кыз шунда ук җан бирә. ВАЗ 2112 хуҗасы, 25 яшьлек егет, кызның булачак кияве, күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. “Лада” Балык Бистәсеннән Казанга юл тоткан.
Hyundai Santa Fe пассажирын – машина хуҗасының хатынын хастаханәгә салганнар. Авария сәбәбен кроссовер хуҗасы бик җиңел генә аңлата: “Лада” әле ерак, дип уйлаган ул. Hyundai йөртүчесе җәрәхәтләр алмый.
1
2
3
---
--- | 04.09.2014