Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Гөмбә белән бу сезонда инде 26 кеше агуланган (+ гөмбәчеләргә КИҢӘШЛӘР)

$
0
0
07.09.2014 Киңәш-табыш
Татарстанда гөмбә сезоны ачылды. Казан базарларында гөмбә сатучылар әлегә бик күп түгел. Сатучыларның күбесе күрше республикалардан килгән. Уртача бәя - 100 сум. Гөмбәнең төрлесе бар. Сатучылар гөмбәнең аз булуына зарланса да, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, республикада август ахыры - сентябрь башында инде 26 кеше агуланган. Шуларның 7се балалар. Алар арасында хәтта 1 яшьлек балалар да бар.
Табиблар 14 яшь тулмаган балаларга гөмбәне бөтенләй ашатмаска киңәш итә, чөнки аларның организмында кирәкле ферментлар юк.     Белгечләр гөмбәне җыйган көнне үк эшкәртергә куша. Ашарга яраклы гөмбәләрне пешереп яки кыздырып ашарга кирәк. Ә өлешчә ашарга яраклыларын, мәсәлән, "свинушка, сморчки" гөмбәләрен 30 минут дәвамында берничә тапкыр суын алыштырып, кат - кат пешерергә киңәш итәләр.Шулай эшләгәндә, гөмбәнең агулы матдәләре калмаска тиеш.
---

--- | 07.09.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>