“Безнең гаиләдә дә яман шеш белән авыручы булыр дип кем уйлаган? Социаль пакеттан баш тарткан идек, шулай яхшы булыр, акчасы килеп торыр, дидек. Хәзер ул акча гына җитми. Дарулар бик кыйммәт. Барыр, ярдәм сорар кешем юк. Мин бит – Жанна Фриске түгел, миңа кем булышыр? Үтермәгез, зинһар, ярдәм итегез!” Быел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына йөздән артык кешедән шундый эчтәлектәге хат килгән.
Аяныч хәлдә калучыларның берсе – күптәнге танышым. Балалары үгетләүгә карамастан, әти кеше социаль хезмәт җыелмасыннан гел баш тарта килде. Быел бик нык авырый башлады, хастаханәләрдә еш ятса да, мантый алмады. Соңрак җенес бизендә яман шеш үсеп, дүртенче стадиягә җитүе ачыкланды. Операция ясарга кирәк иде, ә аннан соң бертуктаусыз дару эчеп торырга. Кызы сөйләвенчә, дарулар шулкадәр кыйбат, берсе-берсе йөзәр мең сумлыклары да бар, бөтен акчалары шуңа китә, бурычка да ала башлаганнар. Авыр хәлдәге әтиләре бу хакта берни белми. Хәер, белеп нәрсә эшли алыр иде. Социаль пакеттан баш тартып гариза тапшыргансың икән, 1 октябрьдән соң ел дәвамында карарыңны үзгәртә алмыйсың. Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча, 2013 елда ташламалы дарулар һәм социаль хезмәт җыелмасыннан инвалидларның 71,97 проценты баш тартса, быел бу сан 72 процент булган. Бик күпләрне аның урынына бирелүче 679 сум акча кызыктырган.
Әйе, кешегә федераль закон нигезендә социаль пакет җыелмасыннан баш тартып, аның урынына акча алу хокукы бирелгән. Күпләр шулай эшли дә. “Шуның аркасында ташламалы дарулар җибәрү программасының иминият өлеше бозыла, программада бик кыйммәтле дарулар алучылар гына кала”, – ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. Бездә норматив буенча җан башыннан ташламалы дару алу өчен якынча 1224 сум акча карала, ләкин ул сумма җитәрлек түгел. Әйтик, шул ук яман шеш белән авырып киткәндә нишләргә? Законда андый очракларда, ягъни үзең кыенлык кичергәндә (бүтәннәр турында уйлау юк инде ул), карарыңны үзгәртеп, социаль җыелманы кире кайтару мөмкинлеге турында берни язылмаган. Бу законны төрле якны күзалламаган, озак уйлап тормастан чыгарылган канун дип атап була. Шуның аркасында авырулар гына түгел, табиблар да иза чигә. Сырхаулар дару җибәрүне җайлы итеп оештыра алмаган түрәләрне сүксә, табиблар исә ташламалы дару җибәрү өчен бүленгән акчаны кесәләренә алып тыккан авыруларны гаепли. Ә бит ике як та хаклы. “Ул закон чыккан 2005 елларда казнада ташламалы дарулар өчен акча бик күп иде. Яман шеш авыруларын дәвалар өчен генә дә миллиард сум каралды”, – ди Республика яман шеш авырулары клиник диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов. Чөнки баштарак социаль пакетны сирәк кеше генә кирәксенми. Соңрак, ай саен чират торып, дару яздырып йөргәнгә караганда, акчалата алу ансатрак икәнен аңлыйлар. Даруханәләрдә табиб язган рецепт буенча дару булмаска да мөмкин. Инвалид кат-кат барып, дару соранып йөрергә тиеш түгел бит инде. Күп нәрсә урыннарда эшнең ничек оештырылуыннан да тора. Фәридә Яркәеваның кулында шундый исемлек тә бар: социаль җыелмадан баш тартучылар Кукмара, Яшел Үзән, Актаныш, Баулы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Балтач, Алексеевск, Саба районнарында күп. Ә менә Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Сарман, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында чагыштырмача азрак. Югыйсә җибәрелә торган дарулар бер, хакларында да аерма юк. Ә төрле җирдә төрлечә баш тарталар. Инвалидлар сафына ел саен яңа кешеләр өстәлә тора. Байтагына даими дару эчеп торырга кирәк, чөнки ул – авыру кеше. Шулай булмаса, аңа инвалидлык бирмәсләр иде. Тагын шул сорауга әйләнеп кайтыйк: социаль пакет җыелмасыннан, дарулардан нигә баш тарталар? Әйе, сәбәп акчада гына түгел, чиратта торырга инвалид кешенең түземлеге дә, сәламәтлеге дә чыдамый. Ләкин беткә үч итеп, тунны кайнар мичкә атмыйлар лабаса. – Ул иминият акчасы нигә авыруга бирелә, инвалидка болай да өстәмә акча түләнә бит. Дарулар өчен каралган акча бүген кемгәдер бик кирәк, иртәгә сиңа кирәк булуы бар. Ник тияләр ул акчага, мин табиб буларак, шуны аңлап бетерә алмыйм, – ди республиканың баш онкологы Р.Хәсәнов. – Кешегә инвалидлык бирелгән икән, димәк, сәламәтлеге яхшы түгел. Шулай булгач, нигә иртәгәге көне турында уйламый? Аның фикеренчә, яман шеш белән авыручы дарусыз тора алмый, ул аның гомерен озынайта. Нур дәвасы бары бер тапкыр үткәрелергә мөмкин, ә дару көн дә кирәк, еллар буе шулай. Табиб рецепт яза, ә аның өчен казнада акча каралмаган икән, дару кем хисабына бирелергә тиеш? Менә шуннан соң китә елап йөрүләр, ялварулар, рәнҗүләр... Кеше күп вакыт өендә дәвалана, ә акча стационарда ятучыларга гына бүленгән. Сырхауны ел әйләнәсендә хастаханәдә тотып булмый бит инде. Кайберәүләрнең кесәсеннән дару өчен атна саен кимендә 160-200 мең сум акча чыга. Ә акчаң булмаса... Яман шеш байга да, ярлыга да, тазага да, ябыкка да, картка да, яшькә дә карамый. Республиканың һәр 48нче кешесе яман шеш белән авырый. Шулай ук бүтәннәргә – психик чирлеләргә, диабет белән авыручыларга да дару һава кебек кирәк. Бүген республикада 100 меңнән артык кеше диабет чиреннән исәптә тора. Ел саен 8-9 мең кешегә шул диагноз куела. “Инфаркт, инсульт кичергән кешеләрнең һәр икенчесе диабет белән авырый. Шикәр чире шундый: бүген кеше дару эчмичә дә үзен яхшы хис итәргә мөмкин, ләкин бу вакытлыча, иртәгә урынга егылачак ул. Диабет белән авыручылар моны белә. Сатып ала башласаң, даруларның, инсулинның кыйммәт торуын да яхшы аңлый алар”, – ди баш эндокринолог Энгель Хәсәнов. Социаль пакеттан баш тартучыларга карарларын үзгәртергә вакыт бар әле. Пенсия фондында гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.Фәния АРСЛАНОВА
129 | 06.09.2014