09.09.2014 Авыл
Казанда көзге ярминкәләр башланды. Авыллардан төянеп килсәләр дә, шәһәр халкы әлегә базарларда арзанлы азык-төлек сатылуын әллә ни белми.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
130 | 09.09.2014
Казанда көзге ярминкәләр башланды. Авыллардан төянеп килсәләр дә, шәһәр халкы әлегә базарларда арзанлы азык-төлек сатылуын әллә ни белми.
Халык нигә аз?
Узган шимбә көнендә Агропромпаркта узган ярминкәдә сатып алучылар күп түгел иде. “Иртәнге 2-3тә торып, әзерләнеп киләбез. Ризыкларны кире алып кайтырга мәҗбүрбез. Шәһәр халкы безнең килүне белми. Инде төш җитеп килә, бик аз саттык”, – дип үпкәләрен белдерде авылдан килүчеләр. Аларны аңларга була. Әзерләнеп килгәч, сатасылары, халыкка хезмәт күрсәтәселәре килә. – Монда ярминкә барганлыгын белмәдем дә, – ди Сания Ибраһимова. – Кирәк әйберләрне эчтән алдым бит. Кеше нигә бу якта йөри икән дип чыксам, ярминкә бара. Авылдан килүчеләрдә бәя арзанрак шул. Шәһәр эчләренә белдерү такталары урнаштырсалар да булыр иде. Белсәң, юл уңаеннан да кереп чыгарга була. Базарда бәрәңгенең бер килограммы – 15, суган – 20, кишер – 20, чөгендер – 20-25 сум булса, ярминкәдә алар шактый арзанрак. Бәрәңгене – 10-11, суганны – 13-15, чөгендер-кишер – 15, шикәр комын 29 сумнан кайсы базарда табарга була соң?! “Шикәр комыгыз бигрәк арзан. Кибетләрдә аның бәясе 40 сумга якынлашты, дип килеп әйтәләр. Шактый саттык. Кеше күп килгән булса, күптән чират торып алып бетерерләр иде”, – ди Зәйдән кадәр килеп шикәр комы сатучы ханым. Ярминкәләр Казанның 7 урынында һәр шимбә саен 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк әле. Ә менә 14 сентябрь көнендә исә сату урыннары тагын да күбрәк булачак. Казан шәһәренең икътисадый үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров белдергәнчә, ул көнне 50 урында сәүдә нокталары эшләячәк. “Авиатөзелеш һәм Яңа Савинда – 11, Киров һәм Мәскәү – 9, Вахитов һәм Идел буе – 28, Совет районнарында 2 урында узачак”, – ди Илдар Шакиров. “Кайнар телефон” Бәяләр арту һәм ассортимент мәсьәләсенә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “кайнар телефон” номерлары эшли. Сорауларны 8 (843) 221-76-21 (23, 24) телефоннары аша дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә – 8.00-17.00 сәг., җомга көнне 8.00-15.45 сәгатькә кадәр бирергә була. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, төрле эчтәлектәге сораулар белән шалтыратучылар бар икән. “Кайберләренә шундук җавап бирәбез, белгечләр белән дә тоташтырабыз. Безгә мөрәҗәгать иткәндә җитештерүченең кем икәнлеген ачыклап шалтыратсыннар иде. Товар җитештерүчене белми торып, ни сәбәпле бәя күтәрелүен ачыклый һәм аңлата алмыйбыз”, – ди матбугат сәркатибе Гөлнирә Абдрахманова. Азык-төлек бәяләре артканмы? Россиягә кайбер төр ризыклар чит илләрдән кертелми башлагач, ил җитәкчелеге төбәкләргә бәяне ныклы күзәтү астына алырга киңәш итте. Әлеге уңайдан республикада махсус штаб төзелде. Белгечләр сәүдә нокталарында булып, бәяләрнең тотрыклылыгын тикшерә. Түбәндәге таблицада Казан шәһәрендә урнашкан сәүдә нокталарындагы уртача бәя күрсәтелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлегеннән алынган бу мәгълүматларда ризыкларның уртача хакы һәм аларның ел башыннан бүгенгәчә күпмегә артуы яки кимүе бәян ителә.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
130 | 09.09.2014