09.09.2014 Матбугат
“Ватаным Татарстан”: Депутатларның халык белән очрашуы тәмамлангач, яңгыр сибәли башлады. Яңгыр яву – бәхеткә! “Азатлык”: Русиялеләр өстенә бүген яңгыр яуды. Сүзчеләр фикеренчә, Путин режимы халык белән шул рәвешле эксперимент ясый. “Татарстан яшьләре”: Хәтерлим, 1974 ел бик яңгырлы килгән иде... “Акчарлак”: Ринат Рәхмәтуллин көе һәм сүзләре – “Тукта, яңгыр!”. “Ирек мәйданы”: Кислоталы яңгырдан саклану серләрен сорап без һәвәскәр бакчачы Фарсель Зыятдиновка мөрәҗәгать иттек. “Татарлар” тапшыруы: Салям, дуслар! Яңгыр – дождь – rain. “Шәһри Казан”: Яңгыр яву турында хәбәрне ишеткәч, хәбәрчеләребез Илфак Шиһапов һәм Рәмис Латыйпов яңгыр яуган урынга экскурсиягә китте. Район газетасы: Шушындый яңгырлар явып торганда, районыбыз белән шушындый уңган җитәкче идарә иткәндә, уңыш та булыр, авыл да яшәр! “Сираҗи сүзе”: Яңгыр явуга шелтә белдереп Гидрометцентрга хат юлладык инде. Хатның копияләре Татарстан прокурорына һәм президент аппаратына китте. “Безнең гәҗит”: Безнең гәҗит яңгырын да, буранын да күрде. Укучыларыбыз булганда безгә берни куркыныч түгел! Безнең гәҗит - укучылар акчасына чыга. “Интертат”: Иртәгә буласы һава торышы турында – Тамчыбикә Яңгыруллина. “Мәдәни җомга”: Җәйге кояшның якты нурлары хәтфә келәмдәй җәйрәп яткан болындагы яңгыр тамчыларының уртасына үтеп, аларны җем-җем китереп яктырта иде. “Бизнес-Онлайн”: Яңгыр явуның нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген белү өчен без экспертларыбыздан сораштыру үткәрдек. “Звезда Поволжья”: Яшерен булып калырга теләгән таныш булмаган чыганаклар белдерүенчә, Мәскәү үз болытларын Татарстанга таба кудырган. “Life News”: Эксклюзив! Биш минуттан монда яңгыр яварга тиеш. Безнең хәбәрчеләребез инде биредә. “Регнум”: Яңгырлар мул явуга карамастан, Татарстанда уңыш бик әз җыелды. Республиканың авыр икътисадый хәлен бу тагын да катлауландырачак. “Про Казан”: ШОК! Казан өстендә тамчы зурлыгындагы яңгыр яуды!!!
---
--- | 09.09.2014