Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Илһамга мәдхия!

$
0
0
11.09.2014 Мәдәният
26 сентябрьдә Тукай филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале, үзенең 10 еллыгы уңаеннан, уникаль проект – “Илһамга мәдхия!” дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итә.

Бу көнне Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Асаев, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Гөлсирин Абдуллина - легендар Илһам Шакиров хөрмәтенә җырлаячак. Шулай итеп Ваһапов фестивале бөек остазга җырлы рәхмәтен җиткерергә ниятли.

Бәйрәм кунаклары арасында – Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, яшь җырчы Ярамир, виртуоз музыкант Ринат Вәлиев. Концертта “Казан” бию ансамбле, “Казан нуры” оркестры һәм “Мирас” инструменталь ансамбле катнаша.   Билетлар – филармония һәм шәһәр кассаларында. Белешмәләр өчен – 296-06-27.   Илһам – безнең горурлыгыбыз! Илһам – безнең символобыз! Илһам белән очрашу – тарихи мизгел! Рәхим итегез!    


|

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>