«АНАЕМ» проекты Google Android платформасында бушлай приложениесын эшләтеп җибәрде. Анда компьютер версиясендә булган бөтен мөмкинлекләр дә сакланган һәм шул ук вакытта бөтен төр портатив җиһазлар өчен адаптацияләнгән.
Anaem.ru - татар танышулар сайты. Проектның максаты – татарларны җитди мөнәсәбәтләр өчен таныштыру, гаилә кору өчен пар табарга булышу. Бу мәсьәләдә милли традицияләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга зур игътибар бирелә.
«АНАЕМ» сайт буларак 2013 елның ноябрендә ачыла. 2014 елның апрелендә проектның мобиль версиясен гамәлгә кертәләр, майда ВКонтакте приложениесы эшли башлый һәм менә сентябрьдә Android приложениесы булдырыла. Проектның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, көз дәвамында iPhone һәм iPad ияләрен дә яңалык көтә. Apple җиһазлары өчен аерым приложение эшли башлаячак.
Мобиль приложениеләр ярдәмендә сервиска теләсә кайчан теләсә кайдан керергә мөмкин. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан Android базасындагы телефон булуы гына кирәк. Приложениены түбәндәге сылтама буенча Play Market-тан күчереп алырга мөмкин: https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.anaem.web
---
--- | 11.09.2014