12.09.2014 Бәйрәм
Казан ханы башкала халкына нәрсә дип әйтер? Кол Шәриф дәвамчысы кем булыр? Тукай Казан Җыенына кем белән килер? 20 сентябрь 14 – 18.00 сәгатьтә Камал театры мәйданында Казан Җыены узачак.
1
2
| 12.09.2014
Казан ханы башкала халкына нәрсә дип әйтер? Кол Шәриф дәвамчысы кем булыр? Тукай Казан Җыенына кем белән килер? 20 сентябрь 14 – 18.00 сәгатьтә Камал театры мәйданында Казан Җыены узачак.
Казан Җыенын “Иман йорты” яшьләр клубы, Г. Камал театры Казан мэриясе ярдәмендә үткәрә. Казан Җыены Татарстан башкаласында традицион чарага әйләнәчәк. Җыенның генераль спонсоры - ОАО "Таттелеком” (генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин).
20 сентябрьдә Г.Камал театры каршында узачак әлеге бәйрәмдә тарихка кайту (Кол Шәриф, ханнар, Сөембикә, китаплар, музейлар, тарихи шәхесләр, борынгы җырлар) да, мәгърифәтне искә алу да (китаплар сату, Мәгърифәт мәйданы), элекке сәүдәгәрләр, байлар һәм гади халык та җыела торган базар мәйданы (Ярминкә-базар), нәниләр өчен онытылмаслык бәйрәм ясаучы Балалар мәйданы да булачак. Иң популяр татар җырчылары сәхнәдә татар җырларын, татар мөнәҗәтләрен яңгыратса, милли-фольклор төркемнәр халыкны КАЗАН ҖЫЕНЫНА каршы ук алып торачак. Көз – татар халкы өчен яңа тормыш башланып китү чоры. Җәйге-көзге эшләрдән арынгач, халыкның мәгърифәткә, гыйлемгә тартылу вакыты. Уңышлар җыйганнан соң уза торган көзге җыеннар да халык арасында аеруча бер тынычланып калу, чын күңелдән бәйрәм итү белән бәйле. КАЗАН ҖЫЕНЫ – шул атмосфераны халыкка җиткерү өчен оештырыла да. Быел Корбан Гаетенең шулай ук көз вакытына туры килүе аеруча күңелле сәбәп булып тора. Авыл белән шәһәр, ял белән эш, мәгърифәт белән сәнгать очрашкан чорда милли һәм дини культураларны да берләштерүче КАЗАН ҖЫЕНЫ халкыбыз өчен әһәмиятле һәм онытылмас чара булып китергә хаклы. Оештыручылар моның өчен бөтен көчен куя да инде: афишалар бөтен шәһәр буйлап таратылса, КАЗАН ҖЫЕНЫ турында мәгълүмат күп кенә радио-телевидение, басма матбугат чараларында чыгып тора. Чара 14.00 сәгатьтә башланып 18.00гә кадәр дәвам итәчәк. Казан җыенында «Сорнай» ансамбле, «Казан егетләре», «Бәрәкәт» ансамбле, Миңгол Галиев, Илсаф, Илназ Сафиуллин, Ильяс Халиков,Резедә Шәрәфиева, Алинә Сафиуллина, Алсу Хабибуллина, Илсөя Бәдретдинова, Гөлнара Габидуллина, Илнар Ялалов, Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Нурзадә, Гөлназ Батталова, Рөстәм Асаев, Илназ Миңвәлиев, Айдар Сәрвәров, Гөлназ Шакирова, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Лилия Гиматдинова, Фирүзә Хафизова һ.б. чыгыш ясаячак. Җыенның концерт өлеше режиссеры Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

| 12.09.2014