Тапшыруда Татарстан димчеләре инде икенче тапкыр катнаша. Татарстан мөселман хатын кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм аның урынбасары Гөлназ Мөхәммәд Мәскәүдә “Пусть говорят”ның “Растолстевшая жена” тапшыруын төшерүдә экспертлар буларак катнашты.
Моңа кадәр дә аларны (2012 елның ноябрендә), гаилә белгечләре буларак, гарәп кешесенә кияүгә чыккан татар кызы арасында чыккан низагка багышланган тапшыруга чакырган булганнар. Бу юлы да “Растолстевшая жена” исеме белән чыккан тапшыру катнаш никах, аерылу, бала бүлешүгә багышлана. “Пусть говорят”ның бу “саны” зәңгәр экраннарга әле кайчан чыгачагы билгеле түгел.
“Студиядә, гадәттәгечә, тавыш-талаш булды. Без, татар кешесе өчен бу мохит ят, гаугага кушылмадык. Андрей Малахов яныма микрофон белән килеп мөрәҗәгать иткәч, мин үз киңәшләремне дә бирдем. Соңрак, эфир өлеше тәмамлангач, экспертлар бер бүлмәгә җыелып, гаиләнең уртак проблемасын хәл итәргә утырдык. Шунда Наилә Җиһаншинаның бала тәрбиясенә кагылышлы биргән төпле киңәшләре, ул тәкъдим иткән проблемадан чыгу юлларын тапшыру геройлары дикъкать белән тыңлады” - дип сөйләде Гөлназ ханым intertat.ru корреспондентына.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Наилә Җиһаншина һәм Гөлназ Мөхәммәднең “Останкино”га бару-кайту чыгымнарын тулысынча Беренче канал күтәргән. “Чакырсалар, тагын барабыз”, - диләр Татарстанның танылган гаилә белгечләре.
| 15.09.2014