Кешенең аурасын бизмәнгә салып үлчәп, билгеләп буламы икән? Ә менә Казанда яшәүче Тимерхан Низамов бу хакта төгәл әйтә ала. Карап торышка гади генә бер бабай ул. Хәер, аны бабай дияргә тел әйләнми. Сакалын исәпкә алмасаң, егетләр кебек әле ул. “Мин кешеләрне дуслаштырыр өчен Казанга килдем. Бервакыт төш күрдем. Ул чакта Ингушетиядә яши идек. Төшемдә ярты ипиемне карга күтәреп алып китте. Баштарак уйга калдым. Казанга киләсемә булган икән ул”, – ди Тимерхан абзый.
Кешеләрнең эчке органнарын күрү, күңел халәтен сизү бик көчле икән анда. “Электрчы булып эшләгәндә утны тоташтыра алмыйча интектем. Белмәүдән түгел, нидер комачау итә иде миңа. Бервакыт кулымдагы сәгатем эшләми башлады. Баксаң, биомагнит кыры көче бар икән үземдә. 6-7 яшьләрдә авырып киттем. Авырганыма әни бик кайгырды. Температурам югары, һич кенә җиңеп булмый. Бала булсам да, әнинең: “Яши алмас, китәр”, – дигәнен хәтерлим. Үзем белмәсәм дә, әнинең сөйләгәне истә. Мин ул төнне каз үләне өстендә яланаяк йөргәнмен икән. Шуннан соң терелгәнмен. Олыгайгач, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегә башладым. Шулчак тагын югарыдан хәбәр килде: “Эссе суда дәваланырга кирәк”. Мин шул урынны эзләп таптым. Ингушетиядә иде ул. Бирегә рәттән 4 ел барып дәваланганнан соң терелдем”, – дип сөйли ул.
– Беренче тапкыр бу сәләтемне кызым кечкенә вакытта белдем. Балага кемдер күз тидергән. Төннәрен елады. Кулыма алам гына, кызым тынычлап йоклап китә. Кара күңелле кешеләрне дә сизәм. Күптән түгел шундый бер кеше белән аралашырга туры килде. Моның күңеленә үтеп керә алдым. Танышым үзеннән-үзе бу эшен ташлады. Һәркайсыбыз тирә-якка тәэсир итә ала. Әгәр дә кеше организмында биомагнит дулкыннары 50-60ка җитсә, кешенең күңеле чистара. Моның өчен бер-береңә очрашкан саен саулык теләргә кирәк. Шулай иткәндә кешелеклелек дәрәҗәсе арта. Моны башкача аура яхшырту дип тә атыйлар”, – ди ул. 1990нчы елларда Тимерхан абзыйның сиземләү сәләте тагын да арта. Шушы елда ул Казанга килеп урнаша. “Барыр җирем юк. Вокзалда кунам. Шунда тагын төш күрәм. Имеш, кибеткә кергәнмен. Ә анда идәннән түшәмгә кадәрле итеп ипи өеп куйганнар икән. Менә шуннан соң Казанда яшәп каласымны аңладым”. Тимерхан абзыйның алты хатыны булган. Беренче хатыны аңа Галиханны табып бирә. Ул мәрхүм икән инде. Икенче хатыныннан кызы Рәзинә туган. “Кызым белән хатыным Чуашстанда яшәп калдылар. Мәктәпне тәмамлагач, Рәзинә Казанга укырга килде дә биредә калды. Аннан соң берничә хатынга өйләнеп карадым. Соңгысы Сания белән 14 ел тату гына яшәдек. Тик моннан 4 ел элек Сания мине калдырып китте. Хәзер ялгызым гына яшим”, – ди ул. Тимерхан абзыйның яшәү дәрте ташып тора. Һәркем белән итагатьле сөйләшә. Акыллы фикер йөртә. Юкса үзенә 78 яшь икән инде. Кешеләрнең исеменә карап, алардагы кешелеклелекнең күпме икәнен дә әйтеп бирә ул. Авырулар турында да әйтергә онытмый. Хезмәттәшләремнең кайберсенә тиздән туй көтелә дисә, кемгәдер бәбиең булачак дип вәгъдә итте. Минем дә күңелгә кагылды. “Борчуың бар икән, озакламый бетәр”, – ди бу. “Сез боларны каян беләсез соң?” – дигәнемә: “Күрәзәче булуым ярдәм итә. Миңа төш аша хәбәр килә, әйтеп тә торалар”, – ди ул. Менә шулай, бер-беребезгә елмаерга иренгән, күңелебезне ачып сөйләшмәгән заманда, кешеләрне татулаштырам, дуслаштырам, дип йөрүчеләр дә бар әле. Йөзеннән нидидер яктылык бөркелүче бу абзыйга сокланмый мөмкин түгел. Әле картаерга да ашыкмый. “Болай булса, сез 100гә дә җитәрсез”, – дигәнемә, “Узып китәр исәбем дә бар”, – дип җавап кайтарды.Гөлгенә ШИҺАПОВА
134 | 16.09.2014