16.09.2014 Шоу-бизнес
Узган ялларда җырчы Эльвира Розали тормыш юлдашы Илсур белән гөмбә җыярга дип, Лаеш районының Комлы Кавал авылы тирәсенә барып кайткан булган. Үзләренең бакчалары да әлеге авылдан ерак түгел икән.
Эльза ГАЗИЗОВА
| 16.09.2014
Узган ялларда җырчы Эльвира Розали тормыш юлдашы Илсур белән гөмбә җыярга дип, Лаеш районының Комлы Кавал авылы тирәсенә барып кайткан булган. Үзләренең бакчалары да әлеге авылдан ерак түгел икән.
Гөмбә дә бик күп, гаиләләре белән үсеп утыралар, ди. Бер сәгать эчендә генә җырчы ике чиләк гөмбә җыйган. Нигездә, майлы гөмбәләр икән. Араларында каен гөмбәләре дә очраган. Эльвира Розалиның бик тиз гөмбә җыярга осталыгы бар шул. Ул кечкенәдән үк гөмбә җыярга яраткан. Үз гомерендә әле аның бер мәртәбә дә гөмбә җыйганда елан очратканы булмаган. Бу соңгы баруында елан белән күзгә-күз очрашкач, курку хисе әле дә сүрелмәгән. Еланны күрүе дә булган, бар булган тавышы белән кычкырып, артка ике метр сикергән. Аннары ире Илсур тынычландырган инде үзен.
- Ел саен без ирем Илсур белән гөмбә җыярга барабыз. Гөмбәсез яши алмыйбыз без. Аны мин маринадлыйм да, кыздырып та пешерәм. Гөмбә ашы шулхәтле тәмле килеп чыга. Менә бу юлы да иртән торып гөмбәгә киттек. Илсурның бер чиләге гөмбә белән тулырга торганда, мин инде ике чиләк гөмбәне җыеп та аттым. Шулхәтле аларны тиз җыям. Быел гөмбә бик чиста. Кортсыз дип әйтүем. Елан белән якыннан күрешкәч, бу баруым гомерлеккә истә калыр. Артка сикереп, кара еланнан котылып калдым. Илсур мине ничек кенә тынычландырырга белмәде. Минем истерика башланды. Алла саклагандыр инде мине. Чакмый калды бит! Болай гөмбә җыйганда елан очратканым бер дә булмаган иде. Тагын бер хәл булды бит әле. Быел август аеның эссе көннәрендә 13 яшьләрдәге өч укучымны бакчабызга кунакка алып бардым. Бакчадан ерак булмаган күлгә коенырга төштеләр. Мин дә артларыннан бара калдым. Күлдә тагын бер яшь пар да булган. Кызларым янына килеп, яр буеннан төшеп барганда, тузбаш еланы шуышып чыкмасынмы?! Кычкырып җибәрдем. Миңа кушылып күлдә коенган кызларым кычкыра башлады. Тынычлана алмыйлар. Аннары елан яр буендагы куаклыкка кереп югалды. “Кычкырмагыз, тавышсыз каласыз бит”, - дип үзем кызларга кычкырам. Вокал ягыннан алар минем иң яхшы тавышлы укучыларым бит әле. Миңа кушылып, күлдә коенган яшь пар да кызларымны тынычландырырга тотынды. “Елан сезнең яныгызга килмәде бит”, - диләр. Шул сүзләрдән соң кызларым пуля атылгандай судан йөзеп чыктылар. Бераз тынычлангач, минем белән коена башладылар инде, - дип сөйләде Эльвира Розали. Җырчы шактый еллар гастрольләргә йөрмәгәч, сәхнәдән бөтенләй киткән ахры, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Ә чынлыкта исә, җырчы инде ничә еллардан бирле вокал буенча дәресләр бирә. Белем бирү өлкәсендә кайный дисәм, бер дә ялгыш булмас. 7 ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында студентларга вокал дәресләреннән белем биргән. Аннан китүенә бер ел гына икән. Ике җирдә дә эшләргә өлгермәгәнгә, ул музыка мәктәбендә генә калырга булган. Бүгенге көндә җырчы Казанның музыка мәктәбендә балаларга вокал дәресләрен укытса, инглиз мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшли икән. Тормыш юлдашы Илсур да ул эшли торган мәктәпләрдә музыкант, режиссер вазыйфасын башкара. Икесе дә бер өлкәдә кайнагач, эшләүләре җиңел, күңелле икәнлеген дә әйтеп узды җырчы.Эльза ГАЗИЗОВА
| 16.09.2014